"Дуслар" сериалы
Wikipedia проектыннан
| Friends Дуслар |
|
|---|---|
| Режиссер | Гари Хэлворсон, Кевин Брайт, Майкл Лембек һ. б. |
| Продюсер | Кевин Брайт, Дэвид Крэйн, Марта Кауффман һ. б. |
| Сценарист | Дэвид Крэйн, Марта Кауффман һ. б. |
| Уйнаучы йолдызлар | |
| Оператор | Mikel Neiers, Ник МакЛин, Ричард Хиссонг һ. б. |
| Композитор | Майкл Склофф, Элли Уиллис |
| Озынлык | 5236 мин. |
| Ил | АКШ |
| 0108778/ IMDb profile | |
"Дуслар" (ингл. Friends) - 1994-2004 елларда АКШ-да төшерелгән популяр комедия-сериал. Ул 1990-нчы елларның иң күренекле телевизион проектларның берсе һәм күп бүләкләр җыйган, шул исәптә өч "Эмми".
Эчтәлек |
[үзгәртү] Сериал сюжеты
Төп мәкаләләр: Дуслар телесериал сезоннарның исемлеге, Дуслар телесериал эпизодларның исемлеге.
Сериал алты дусның тормышына багышланган: иркәләп бозылган Рэйчел Грин (Дженнифер Энистон), повар Моника Геллер (Кортни Кокс-Аркетт), офис эшмәкәре Чендлер Бинг (Мэттью Перри), актёр Джо Триббиани (Мэтт Леблан), палеонтолог Росс Геллер (Дэвид Швиммер), җырчы Фиби Буффе (Лиза Кудроу).
[үзгәртү] Геройлар һәм актерлар
[үзгәртү] Төп геройлар
Рэ́йчел Грин (Дженнифер Энистон) — тулы исем Рэ́йчел Карен Грин. Рэйчел — популяр кыз, ул бай гаиләдә туды һәм чын тормыш турында әз нәрсә белә. Ике кыз кардәшләре бар — Эми һәм Джил. Сериалның беренче эпизодында Рейчел үз туеннан чабып китә һәм үз мәктәп дустында Моника Геллерда яши башлый. Соңарак ул мода дөньясында карьера эшли. Рэйчелда күп егетләр булган, ләкин беренче сезоннан башлап соңгысына кадәр сюжет аны Росс белән бәйли. Сигезенче сезонда ул Росстан Эмма исемле бала таба.
Мо́ника Ге́ллер (Кортни Кокс-Аркетт) — тулы исем Моника Геллер Моника — Росса Геллерның кыз кардәше. Үз бала чагында ул бик юан булган, һәм бу сәбәпле ул нык борчылган. Ләкин сериал вакыты башына ул ябыкты. Моника повар булып эшли. Ул бик чисталыкны һәм тәртипне ярата. Моникада күп егетләр булган, ләкин нык мөнәсәбәтләр аның бары ти кике кеше белән булды: Ричард белән, аның ата-ананың дусты һәм Чендлер белән, җиденче сезонда ул аңа өйләнә.
Фи́би Буффе́ (Лиза Кудроу) — тулы исем Фи́би Буффе́-Хэнниган Фибиның үткәне бик кызык йәм ул сюжет барышында ачыклана. Аның әнисе Фибины апасы белән дустларга калдыра, әтисе гаиләдән чабып китә, аларны алган әни үз-үзенә кул сала, ә отчимнары исә төрмәгә утыра. Сериал башында ул дәү әнисе белән тора, ә беразданрак үз туганәнисен һәм әтисен таба. Үз яшьлегендә ул кайсы-бер вакыт урамда яшәде. Фибиның игезәк апасы бар, Урсула, ләкин алар сөйләшмиләр. Фиби массажист булып эшли һәм гитарада уйный. Сериалның соңгы сезоннарында Фиби Майк белән таныша, соңгы сезонда ул аңа кияүгә чыга.
Джо Триббиа́ни (Мэтт Леблан) — тулы исем Джозеф Фрэнсис Триббиа́ни Кече Джо итальян-америкалы гаиләдә туган, аннан башка гаиләдә җиде кыз бар. Сериалда Джо гадәти актёр булып күрсәтелә. Ул факыйр, әзбелемле һәм гөл эшне эзли. Шул ук вакытта ул бик чибәр, һәм хатын-кызларда популяр булганлыкны гөл куллана. Бөтен сериал барышында аның даими эше юк: ул рекламаларда, сериаллардр, фильмнарда төшә, ләкин даими рольны таба алмый.
Че́ндлер Бинг (Мэттью Перри) — тулы исем Че́ндлер Мюриэл Бинг Чендлер эротик романар язучысы Нора Тайлер Бинг һәм гомосексуалист әтисе Чарльз Бинг гаиләсендә туа. Чендлерның күп комплекслары бар, шуңа күрә ул гөл көлә. Чендлерның эше — биремнәр анализы һәм реконфигурация һәм бу сферада ул зур уңышлар эшли. Ләкин сериал ахырында ул үз эшенне ташлый һәм реклама бизнесына китә. Чендлер мәхәбәттә бик үк уңыәлы бармый. Чынлап әйткәндә, аның ике нык романы булган:Дженис һәм Моника белән. Сериалның 7нче сезонда ул Моникага өйләнә.
Росс Ге́ллер (Дэвид Швиммер) — тулы исем Росс Юстас Ге́ллер Росс — Мониканың абые һәм аларның ата-ананың яраткан баласы. Ул — бик хөрмәтле палеонтолог, белем докторы, ул башта музейда эшләде, ә соңынан университетта укытты. Мәхәбәттә ул уңышлы түгел: хатын-кызлар белән танышырга килеп чыкмый. Шуңа карамастан, ул өч тапкыр өйләнде һәм шуңа кадәр үк аерылды. ЕМәктәп чагыннан ул Рэйчелга гашыйк булган, һәм аларның мөнәсәбәтләре сериада мөһим сюжет линиясе. Россның ике баласы бар — малай Бэн һәм Рэйчелдан Эмма исемле кыз.
[үзгәртү] Башка геройлар
- Джек Ге́ллер (Эллиотт Гулд) — Моника һәм Россның әтисе.
- Джу́ди Ге́ллер (Кристина Пиклз) — Моника һәм Россның әнисе
- Кэ́рол Уи́лик (Джейн Сиббетт) — Росс Геллерның беренче хатыны.
- Га́нтер (Джеймс Майкл Тайлер) — Мәркәз Кофейняның менеджеры, Рэйчел Гринга гашыйк.
- Дже́нис (Мэгги Веллер) — Чендлер берничә тапкыр ташлаган һәм яңадан аңа кайткан кыз.
- Табиб Ри́чард Бёрк (Том Селлек) — Мониканы яраткан окулист.
- Майк Хэ́нниган (Пол Радд) — Фибиның егете, һәм соңарак ире.
[үзгәртү] Чакырылган йолдызлар
Сериалда бу йолдызлар катнашалар:
[үзгәртү] Популярлык
"Дуслар" сериалы — 1990нчы елларның иң популяр комедия сериалларның берсе. Күп мәзәкләрне кешеләр куллана башладылар (мәсәлән, Джо Триббианиның фразасы — «How you doin'?» (Хәлләрең ничек?) — хәзер күрешкәндә кулланалар).
MTV каналы "Дуслар" сериалын 1990-нчы елларның иң мөһим вакыйгалар исемлегенең бишенче урынга урнаштырды.
Сериал шулкадәр популяр булды ки, хәтта сериалның ахырына алты төп геройларның актерлары һәр сериал өчен 1 млн доллар алган.
[үзгәртү] Юмор
Барлык мәзәкләр арасында боларны аерып чыгарга була:
- «Сәләм… / „Hi…“»
- Россның кәефе булмаган заманда ул «Сәләм!» сүзен бик көчсез тавыш белән әйтә. Россның тормышында бәләләр еш булу сәбәпле, дуслар тиз аннан «Нәрсә булды?» дип сорыйлар. Бер тапкыр Джо әйткәнчә, «Андый „Сәләмнән" асылынып була!».
- Моника авырлыгы
-
- Мәктәптә Моника бик юан булган иде, һәм дуслар аңа шуны еш хәтерләтәләр (Моника, әлбәттә, үпкәләми). Сериалны эшләүчеләр хәтта юан Моника белән берничә сериалны төшерделәр. Моның өчен Кортни Кокска калын костюм киергә туры килде.
- Рэйчел борыны
- Сериал вакыйгаларыннан башта Рэйчел үз борыннын формасын үзгәртеп, пластик операцияне эшләде. Дуслар моны еш хәтерләтәләр.
- Җирәндергеч шәрә мужик
- Беренче биш сезонда ул Моника фатирының каршысында тора. Еш кына дуслардан берсе "Әнә Җирәндергеч шәрә мужик нәрсәдер эшли" дигәч, тәрәзә янында бөтен дуслар җыена. Соңрак ул үз фатирыннан китә, һәм анда Росс яши башлый.
- Гантер Рэйчелны ярата / Россны яратмый
- Фибиның үткән тормышы
[үзгәртү] Дәвамы
"Дуслар" сериалыннан соң экраннарга «Джо» исемле телесериал чыкты (ингл. Joey). Аның премьерасы 2004нче елның 9 сентябрендә NBC каналында булды. Шул сериалның төп герое - Дуслар персонажы Джо Триббиани - үз актерлык карьерасын дәвам итү өчен Лос-Анджелеска китә. 2006нчы елда түбән рейтинг сәбәпле сериалны күрсәтүдән туктадылар.
[үзгәртү] Бүләкләр
Ун ел дәвамында сериал күп бүләкләр алды:
[үзгәртү] Эмми
- 2003 — Комедия сериалның күренекле чакырылган йолдыз — Кристина Эпплгейт
- 2002 — Күренекле комедия сериалы.
- 2002 — Комедия сериалның күренекле актрисасы — Дженнифер Энистон
- 2000 — Комедия сериалның күренекле чакырылган йолдыз — Брюс Уиллис
- 1998 — Комедия сериалның күренекле актрисасы — Лиза Кудроу
- 1996 — Комедия сериалда күренекле режиссёр эше — Михаэль Лембек
[үзгәртү] Алтын глобус
- 2003 — Иң яхшы актерлык эше — Дженнифер Энистон
[үзгәртү] People’s Choice Awards бүләкләре
- 2004 — Телевизион комедия сериалы
- 2004 — Телевизион актриса — Дженнифер Энистон
- 2003 — Телевизион комедия сериалы
- 2003 — Телевизион актриса — Дженнифер Энистон
- 2002 — Телевизион комедия сериалы
- 2002 — Телевизион актриса — Дженнифер Энистон
- 2001 — Телевизион комедия сериалы
- 2001 — Телевизион актриса — Дженнифер Энистон
- 2000 — Телевизион комедия сериалы
- 2000 — Телевизион актриса — Дженнифер Энистон
- 1999 — Телевизион комедия сериалы
- 1995 — Яңа телевизион сериал
[үзгәртү] Актёрлар Гильдиясе бүләкләре
- 2000 — Комедия сериалында актрисаның күренекле эше — Лиза Кудроу
[үзгәртү] Кызык фактлар
- Беренче тапкыр «Дуслар» сериалы эфирга 1994нче елның 22 сентябрендә NBC каналында кичке сәгать сигездә чыкты.
- Башта Рейчел Грин роленә Кортни Кокс өметләнгән иде.
- Һәр эпизодта 35тән 50гә кадәр эпизодик персонажлар катнашты.
- Һәр 3 эпизодта Үзәк кофеханәсендә рәсемнәр үзгәргән. Хуҗа аларны рәссамнардан сатып алган, һәм кайбер рәсемнәр махсус сериал өчен эшләнгәннәр.
[үзгәртү] Шулай ук кара
[үзгәртү] Сылтамалар
| Бу мәкалә Татар Википедиясенең сайланган мәкаләләр рәтенә керә.
|