«Булгария» теплоходының батуы
«Булгария» теплоходының батуы — 2011 елның 10 июлендә булган фаҗига.
«Булгария» корабы 1955 елны Чехословакиядә ясалган. Сәгатенә 22 чакрым уза, 140 кешегә каралган. Казан — Болгар — Казан маршруты буенча барганда, Казан вакыты белән 13:58дә Сөйке авылы янында баткан[1].
Теплоходта 208 кеше булган[2]. Барлыгы 79 кеше коткарылган, йөздән артык кеше вафат[3]. 122 кешенең үлеме расланды[4][5].
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җәйге ялын өзеп, ашыгыч рәвештә Казанга кайтты һәм кораб баткан урында булды. Сишәмбе, 12 июль көнен, ул Татарстанда матәм көне дип игълан итте[6]. Русия президенты Дмитрий Медведев та «Булгария» теплоходындагы фаҗига уңаеннан кайгысын уртаклашты[7]. 12 июль Русиядә дә милли матәм көне булып игълан ителде[8].
Көймәнең капитаны мәете табылган.
23 июль көнне “Булгария” корабы 20 метр тирәнлектән су өстенә чыгарылды һәм берничә чакрымга, Иделнең "Кирельски" култыгындагы сай урынга күчерелде.
Теплоход фаҗигасе белән бәйле рәвештә, Казан пассажирлар порты директоры Рәшит Сафин эшеннән азат ителде[9].
Фаҗига уңаеннан Киев һәм Таҗикстан татарлары кайгы утраклашты[10][11].
Тикшерүдән соң корабны турарга карар ителде[12].
Искәрмәләр [үзгәртү]
- ↑ Татарстанда баткан корабта бер хатын-кыз үлгән
- ↑ Казанны кайгы басты
- ↑ Булгария корабында күпсанлы мәетләр табылды
- ↑ “Булгария”дә батучыларга ярдәм итмәгән капитаннар тоткарланачак
- ↑ "Булгария" казасының барлык корбаннары да табылды
- ↑ Сишәмбе Татарстанда матәм көне дип игълан ителде
- ↑ Д.Медведев “Твиттер”да “Булгария” теплоходындагы фаҗига уңаеннан кайгы уртаклаша
- ↑ 12 июль - Русиякүләм матәм көне
- ↑ “Булгария” теплоходы фаҗигасе белән бәйле рәвештә, Казан пассажирлар порты директоры эшеннән азат ителде
- ↑ Казанны кайгы басты
- ↑ “Булгария” теплоходы фаҗигасе кагылганнарга Таҗикстанның “Өмет” татар җәмгыяте мөрәҗәгать белән чыкты
- ↑ "Булгария" бүтән йөзмәячәк