«Дуслар» сериалы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/«Дуслар» сериалы latin yazuında])
«Дуслар» сериалы
Friends
Сериал тамгасы. Хәрефләр арасындагы алты нокта - 6 дусны күрсәтә
Жанр

ситуацион комедия

Автор

Дэвид Крейн
Марта Кауффман

Рольләрдә

Дженнифер Энистон
Кортни Кокс
Лиза Кудроу
Мәттью Перри
Мэтт Леблан
Дэвид Швиммер

Кереш

«I’ll Be There for You» The Rembrandts

Ил

АКШ АКШ

Оригинал теле

инглиз теле[1]

Сезоннар саны

10

Серияләр саны

236 (эпизодлар исемлеге)

Җитештерү
Башкарма продюсер

Дэвид Крейн[d] һәм Кевин Брайт[d]

Продюсер

Дэвид Крейн[d]
Марта Кауффман[d]

Сценарист

Дэвид Крейн[d]

Хронометраж

22 мин

Студия

Bright/Kauffman/Crane Productions[d] һәм Warner Bros. Television[d]

Трансляция
Телеканал

NBC

Экраннарда

1994 елның 22 сентябреннән
2004 елның 6 маена кадәр

Видео форматы

480i
1080i

Киләсе

Джоуи[d]

Сылтамалар

warnerbros.com/tv/friends-season-1

IMDb

ID 0108778

«Дуслар» (ингл. Friends) — 1994-2004 елларда АКШ-та төшерелгән популяр кәмит-сериал. Ул 1990 елларның иң күренекле телевизион проектларның берсе һәм күп бүләкләр җыйган, шул исәптә өч «Эмми».

Сериал сюжеты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкаләләр: Дуслар телесериал сезоннарның исемлеге, Дуслар телесериал эпизодларның исемлеге.

Сериал алты дусның тормышына багышланган: иркәләп бозылган Рэйчел Грин (Дженнифер Энистон), аш пешерүче Моника Геллер (Кортни Кокс-Аркетт), офис эшмәкәре Чендлер Бинг (Мәттью Перри), актёр Джо Триббиани (Мэтт Леблан), палеонтолог Росс Геллер (Дэвид Швиммер), җырчы Фиби Буффе (Лиза Кудроу).

Геройлар һәм актерлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп геройлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рэ́йчел Грин (Дженнифер Энистон) – тулы исем Рэ́йчел Карен Грин. Рэйчел – популяр кыз, ул бай гаиләдә туа һәм чын тормыш турында әз нәрсә белә. Ике кыз кардәше бар – Эми һәм Джил. Сериалның беренче эпизодында Рейчел үз туеннан чабып китә һәм үз мәктәп дустында Моника Геллерда яши башлый. Соңрак ул мода дөньясында карьера эшли. Рэйчелның күп егетләре була, ләкин беренче сезоннан башлап соңгысына кадәр сюжет аны Росс белән бәйли. Сигезенче сезонда ул Росстан Эмма исемле бала таба.

Мо́ника Ге́ллер (Кортни Кокс-Аркетт) – тулы исем Моника Геллер Моника – Росса Геллерның кыз кардәше. Үз бала чагында ул бик юан була, һәм бу сәбәпле ул нык борчыла. Ләкин сериал вакыты башына ул ябыга. Моника аш пешерүче булып эшли. Ул бик чисталыкны һәм тәртипне ярата. Мониканың да күп егетләре була, ләкин нык мөнәсәбәтләр аның бары тик ике кеше белән: Ричард, аның ата-ананың дусты һәм Чендлер, җиденче сезонда ул аңа өйләнә.

Фи́би Буффе́ (Лиза Кудроу) – тулы исем Фи́би Буффе́-Хэнниган Фибиның үткәне бик кызык һәм ул сюжет барышында ачыклана. Аның әнисе Фибины апасы белән дусларга калдыра, әтисе гаиләдән чыгып китә, аларны алган әни үз-үзенә кул сала, ә үгү әтиләре исә төрмәгә утыра. Сериал башында ул дәү әнисе белән тора, ә бераздан үз туган әнисен һәм әтисен таба. Үз яшьлегендә ул берникадәр вакыт урамда яши. Фибиның игезәк апасы бар, Урсула, ләкин алар сөйләшмиләр. Фиби массажист булып эшли һәм гитарада уйный. Сериалның соңгы сезоннарында Фиби Майк белән таныша, соңгы сезонда ул аңа кияүгә чыга.

Джо Триббиа́ни (Мэтт Леблан) – тулы исем Джозеф Фрәнсис Триббиа́ни Кече Джо итальян-америкалы гаиләдә туа, аннан башка гаиләдә җиде кыз бар. Сериалда Джо гадәти актёр булып күрсәтелә. Ул факыйр, әзбелемле һәм гел эшне эзли. Шул ук вакытта ул бик чибәр, һәм хатын-кызларда популяр булганлыкны гел куллана. Бөтен сериал барышында аның даими эше юк: ул рекламаларда, сериалларда, фильмнарда төшә, ләкин даими рольны таба алмый.

Че́ндлер Бинг (Мәттью Перри) – тулы исем Че́ндлер Мюриэл Бинг Чендлер эротик романнар язучысы Нора Тайлер Бинг һәм гомосексуалист әтисе Чарльз Бинг гаиләсендә туа. Чендлерның күп комплекслары бар, шуңа күрә ул гел көлә. Чендлерның эше – биремнәр анализы һәм реконфигурация һәм бу сферада ул зур уңышлар эшли. Ләкин сериал ахырында ул үз эшеңне ташлый һәм реклама бизнесына китә. Чендлер мәхәбәттә бик үк уңышлы бармый. Чынлап әйткәндә, аның ике нык романы булган:Дженис һәм Моника белән. Сериалның 7 нче сезонда ул Моникага өйләнә.

Росс Ге́ллер (Дэвид Швиммер) – тулы исем Росс Юстас Ге́ллер Росс – Мониканың абые һәм аларның ата-ананың яраткан баласы. Ул – бик хөрмәтле палеонтолог, белем докторы, ул башта музейда эшләде, ә соңынан университетта укытты. Мәхәбәттә ул уңышлы түгел: хатын-кызлар белән танышырга килеп чыкмый. Шуңа карамастан, ул өч тапкыр өйләнде һәм шуңа кадәр үк аерылды. ЕМәктәп чагыннан ул Рэйчелга гашыйк булган, һәм аларның мөнәсәбәтләре сериада мөһим сюжет линиясе. Россның ике баласы бар – малай Бэн һәм Рэйчелдан Эмма исемле кыз.

Башка геройлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Ге́ллер (Эллиотт Гулд) – Моника һәм Россның әтисе.
  • Джу́ди Ге́ллер (Кристина Пиклз) – Моника һәм Россның әнисе
  • Кэ́рол Уи́лик (Джейн Сиббетт) – Росс Геллерның беренче хатыны.
  • Га́нтер (Джеймс Майкл Тайлер) – Мәркәз Кофейняның менеджеры, Рэйчел Гринга гашыйк.
  • Дже́нис (Мэгги Веллер) – Чендлер берничә тапкыр ташлаган һәм яңадан аңа кайткан кыз.
  • Табиб Ри́чард Бёрк (Том Селлек) – Мониканы яраткан окулист.
  • Майк Хэ́нниган (Пол Радд) – Фибиның егете, һәм соңрак ире.

Чакырылган йолдызлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сериалда бу йолдызлар катнашалар:

Популярлык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моника фатирының ишегендәге рамка – сериалның бер символы

"Дуслар" сериалы – 1990нчы елларның иң популяр кәмит сериалларының берсе. Андагы күп мәзәкләрне кешеләр тормышта куллана башладылар (мәсәлән, Джо Триббианиның фразасы – «How you doin'?» (Хәлләрең ничек?) – хәзер күрешкәндә кулланалар).

MTV каналы "Дуслар" сериалын 1990-нчы елларның иң мөһим вакыйгалар исемлегенең бишенче урынына урнаштырды.

Сериал шулкадәр популяр булды ки, хәтта аның ахырына алты төп геройның актерлары һәр сериал өчен 1 млн доллар алган.

Юмор[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Барлык мәзәкләр арасында боларны аерып чыгарга була:

  • «Сәлам… / „Hi…«»
    Россның кәефе булмаган чакта ул «Сәлам!» сүзен бик көчсез тавыш белән әйтә. Россның тормышында бәлаләр еш булу сәбәпле, дуслар аннан еш кына «Нәрсә булды?» дип сорыйлар. Бер тапкыр Джо әйткәнчә, «Андый „Сәламнән" асылынып була!».
  • Моника авырлыгы
Дуслар җирәндергеч шәрә иргә карап торалар
  • Мәктәптә Моника бик юан була, һәм дуслар аңа шуны еш хәтерләтәләр (Моника, әлбәттә, үпкәләми). Сериалны эшләүчеләр хәтта юан Моника белән берничә серияне төшерәләр. Моның өчен Кортни Кокска калын кәчтүм кияргә туры килә.
  • Рэйчел борыны
    Сериал вакыйгаларыннан башта Рэйчел үз борыннын формасын үзгәртеп, пластик операцияне эшләде. Дуслар моны еш хәтерләтәләр.
  • Җирәндергеч шәрә ир
    Беренче биш сезонда ул Моника фатирының каршысында тора. Еш кына дуслардан берсе "Әнә Җирәндергеч шәрә ир нәрсәдер эшли" дигәч, тәрәзә янында бөтен дуслар җыена. Соңрак ул үз фатирыннан китә, һәм анда Росс яши башлый.
  • Гантер Рэйчелны ярата / Россны яратмый
  • Фибиның үткән тормышы

Дәвамы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Джо" сериалның постеры

"Дуслар" сериалыннан соң экраннарга «Джо» исемле телесериал чыкты (ингл. Joey). Аның премьерасы 2004нче елның 9 сентябрендә NBC каналында булды. Шул сериалның төп герое – Дуслар персонажы Джо Триббиани – үз актерлык карьерасын дәвам итү өчен Лос-Анджелеска китә. 2006нчы елда түбән рейтинг сәбәпле сериалны күрсәтүдән туктадылар.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ун ел дәвамында сериал күп бүләкләр алды:

Эмми[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алтын глобус[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

People’s Choice Awards бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Актёрлар Гильдиясе бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызык фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Беренче тапкыр «Дуслар» сериалы эфирга 1994нче елның 22 сентябрендә NBC каналында кичке сәгать сигездә чыкты.
  • Башта Рейчел Грин роленә Кортни Кокс өметләнгән иде.
  • Һәр эпизодта 35тән 50гә кадәр эпизодик персонажлар катнашты.
  • Һәр 3 эпизодта Үзәк кофеханәсендә рәсемнәр үзгәргән. Хуҗа аларны рәссамнардан сатып алган, һәм кайбер рәсемнәр махсус сериал өчен эшләнгәннәр.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]