«Мәйдан» журналы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Мәйдан, «Мәйдан-Чаллы»
Meydan.png
Формат

әдәби-нәфис, иҗтимагый


Мөхәрир

Вахит Имамов

Нигезләнде

2001 ел

Тел

татар

Төп офис

423800, Чаллы ш., ГЭС бистәсе 4/17

Тиражы

2 700


Веб-сайт: http://www.maidan-journal.ru

«Мәйдан» журналыЧаллыда чыгучы татар басмасы. Язылу индексы: 81436

1990 еллардагы уянудан соң Чаллыда да халыкка хезмәткә куярлык әдәби һәм мәдәни журнал ихтияҗы туа. Айдар Хәлим мөхәррирлегендә чыккан «Аргамак» журналы тар-мар ителгәч, Чаллы Язучылар оешмасы Чаллыда татарча журнал чыгару мәсьәләсен кузгаткан һәм дистә айлар буе сузылган ызгыш-тартыштан соң, ниһаять, 2001 елның августында «Мәйдан» журналының сынау саны дөнья күрде. Гыйнварда ул Факил Сафин мөхәррирлегендә айлык матбага булып басыла башлады. Ун ел дәвамында журналның 104 саны дөнья күргән. Алышынмас баш мөхәррире – язучы Вахит Имамов.

Айгөл Әхмәтгалиева, Айрат Суфиянов, Сирень Якупова, Әлфия Ситдыйкова, Галиәхмәт Шаһи, Зөләйха Минһаҗева, Равил Сабыр, Илдар Хәйруллин кебек каләмдәшләрнең иҗат җимешләре иң беренче чиратта «Мәйдан» журналы битләрендә чагылыш тапты, һәм аның ярдәме белән аларның барчасы да Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителде. Бу юнәлештәге эшчәнлекне киметмичә, журнал битләрендә чыныгу алган Амур Фәләх, Илзирә Вәлиуллина, Булат Сәләхов, Фидаил Мәҗитов кебек яшьләр дә Язучылар берлеге бусагасына килеп басты.

Искәрмәләр[үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү]