«Татарстан» радиосы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
«Татарстан» радиосы
«Татарстан» радиосы
Ил

Русия

Тапшыру җирләре

халыкара тапшыру

Тапшыру вакыты

8 сәгать

Тапшыру теле

татар, рус

Идарә үзәге

Казан

Тапшыру башлау вакыты

1927 елның 7 ноябрь

Хуҗа

ВГТРК

Җитәкчеләр

Тәүфик Сәгыйтов

Сайт

Милли тапшырулар редакциясе

«Татарстан» радиосыКазанда иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни темаларга тапшырулар белән чыгучы, татар һәм урыс телләрендә хәбәрләр бирүче рәсми радио.

Эфирга чыгу ешлыклары һәм вакыты[үзгәртү]

Эфирга чыгу ешлыклары – 252 кГц (1190 м) һәм УКВ 68.48 Мгц. Татарстанда шулай ук чыбыклы радио аша тапшырыла.

Эфир вакытлары: 6 белән 8.00 арасында, 10 белән 11.00 арасында, 12.10 белән 14.00 арасында (дүшәмбедән кала). Шимбә һәм якшәмбе – 8дән 14.00 кадәр. Көн саен кыска дулкыннарда «Татарстан дулкынында» тапшыруы чыга: 8.10да 15110 кГц, 10.10 - 9690 кГц, 12.10 – 15195 кГц.

Тарихи белешмә[үзгәртү]

1927 елның 7 ноябрендә эфир дулкыннарында “Казан сөйли!” дигән беренче татар мәкаме яңгырый. Концерт РВ-17 дигән станция ярдәмендә 545 м ешлыкта тапшырылган. Хәзерге Горький паркы янындагы вакытлычы җиһазланган кечкенә студиядә беренче татар концерты да яңгырый. Анда шул заманның күренекле артистлары Гөлсем Сөләйманова, Асия Измайлова, Газиз Әлмөхәммәтов, Исмәгыйль Һилалов һәм Солтан Габәши катнаша. Беренче җитәкче һәм диктор – Шамил Усманов.

Вакыйгаларга үтә бай утызынчы елларында биредәге төрле редакцияләрдә җаваплы урыннарда Әсгать Айдар, Абдулла Алиш, Әминә Бикчәнтәева, Газиз Иделле, Гариф Гобәй, Рахман Ильяс, Хөсни Кәрим, Галимҗан Латыйп, Гамир Насрый, Хәсән Туфан, Мин Шабай кебек олпат шәхесләр эшләгән.

2004 елның 22 декабрендә федераль үзәкнең унитар ВГТР компаниясе Татарстандагы филиалын төзү турында карар чыгара. 2005 елның февралендә Минтимер Шәймиев Татарстан дәүләт теле-радиокомпаниясен юкка чыгару турында боерык имзалый. Шул вакыттан бирле ТР – ВГТРК филиалы. Шул ук вакытта булган милли тапшырулар Татарстан бюджеты исәбенә чыгарыла.

Тапшырулар[үзгәртү]

  • Идел белән Урал арасында
  • Яңа көн
  • Көмеш кыңгырау
  • Табигать дуслары
  • Тел күрке – сүз (1975 елдан башлап)
  • Яшьлек аланы
  • Гөлбакча
  • Пар канатлар

Чыганаклар[үзгәртү]

Татар радиолары
Азатлык радиосы | Болгар радиосы | Курай радиосы | Күңел радиосы | Татар радиосы | «Татарстан» радиосы | Тәртип FM