Театр (шигырь)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Театр (шигырь) latin yazuında])
(«Театр» шигыре битеннән юнәлтелде)

«Театр» шигыреГабдулла Тукайның 1907 елда язылган театрга багышланган шигыре.

Ул

« Театр яктылыкка, нурга илтә

Кире юлга җибәрми, уңга илтә...

»

юллары белән аеруча билгеле.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче тапкыр «Әл-ислах» газетасының 1907 ел 26 ноябрь (№8) санында басылган «4 нче дәфтәдә» (1907) 16 нчы юл:

Кирәк кол булса, кирәксә... -

рәвешендә генә калдырылып, «император» сүзе күп нокта белән алмаштырылган. Ә шул ук китапның икенче басмасында (1909):

Тигез күрә бөтен җанны театр:
Кирәк кол бул, кирәксә император, -

дигән юллар бөтенләй төшереп калдырылган.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Габдулла Тукай. Әсәрләр / төзүчеләр һәм редакторлар: Гали Халит, Рашат Гайнанов, Рәис Даутов. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1985. — Т. 1.