Шүрәле (поэма)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шүрәле (поэма) latin yazuında])
(«Шүрәле» поэмасы битеннән юнәлтелде)
«Шүрәле» әсәренә Тавил Хаҗиәхмәтов ясаган рәсем

«Шүрәле» поэмасыГабдулла Тукайның 1907 елда язылган, бик популяр әкият-поэмасы. Ул Шүрәле турындагы татар халык риваятенә нигезләнгән.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Поэма беренче тапкыр «3 нче дәфтәрдә» (1907) басылган. Әсәрнең ахырында Тукай түбәндәге юлларны язып өстәгән:

« Ихтар: Мин бу «Шүрәле» хикәясен Пушкин вә Лермонтовларның шундый авыл җирендә сөйләнгән хыялый хикәяләрне язуына истинадән яздым. Өмид юк түгел әле: бара торгач, үз арамыздан маһир рәссамнәр чыгып, шүрәленең кәкре борын, озын бармак, мөгезле башларын һәм дә кулы кысылуларын, шул тасвир кыйлынган урманнарны – һәммәсен тәрсим кыйлып чыгарырлар. Авыл җирендәге хыялый хикәяләрнең һәммәсен язып чыгу файдадан башка бернәрсә дә булмас зан идәрем. Гъ.Т.
Истинадән – таянып, үрнәк алып

Тәрсим кыйлу – сынландыру, сурәтләү

Зан идарәм – уйлармын.
»

Поэма бүгенге көндә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әкият-поэма аерым китап булып күп тапкыр нәшер ителә. Фәрит Яруллин поэмага нигезләнеп, «Шүрәле» балетын иҗат итә.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Габдулла Тукай. Әсәрләр / төзүчеләр һәм редакторлар: Гали Халит, Рашат Гайнанов, Рәис Даутов. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1985. — Т. 1.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]