Чыңгызлылар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чыңгызлылар latin yazuında])
(Çıñğızlılar битеннән юнәлтелде)
Чыңгызхан сурәте

Чыңгызлылар — дөнья тарихында иң зур империя төзүче Чыңгызхан нәселеннән булган кешеләр.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыңгызның олы улы Җүчинең 40 ир баласы була. Кытай белән идарә иткән Хубилайдан соң 22 ир бала кала. Алардан туган кызларның саны бер дә ким булмаска тиеш.

Чыңгызханның һәм аның беренче хатыны Бүртәнең дүрт улы булган: Җүчи, Чагатай, Үгәдәй, Толуй. Тик алар һәм аларның токымнары гына дәүләттә югары хакимияткә варис була алган, тик алар һәм аларның токымнары чыңгызлы дигән титулны йөртә алган.

Чыңгызханнан берничә азият династия таралып киткән — Юань династиясе — Минь, Җүчилар — Алтын Урдада (Казакъстан, Урта Азия һәм Россиянең көньяк-көнчыгыш, Украинаның көньягы, Төньяк Кавказ, Хулагуилар — Персияда, Гәрәйләр — Кырымда, Туглыктимериләр — Могулистанда, Шәйбанилар һәм Әштәрханилар — Бохарада, Түрәләр — Казакъстанда.

Бүгенге заманда Чыңгызхан затының берничә зур тармагы, тагын кнсе берничәсе бар.

  • Монгол чыңгызилар
  • Казакъ чыңгызилар (Түрә)
  • Үзбәк чыңгызилар (Шәйбанилар)
  • Татар чыңгызилар
  • Нугай чыңгызилар
  • Гәрәй (Кырым ханнары токымнары)

Чыңгызлылар саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Генетик эзләнүләр буенча, бүгенге көндә якынча 16 млн кешенең нәселе Чыңгызга барып тоташа. [1].

Генетик эзләнүлщр күрсәтүенчә, бүген берничә миллион ир-ат Са-F4002 субкладын йөртә (гаплогруппа C (Y-ДНК) — Y-хромосомалы гаплогруппа C-M130)[2][3][4], алар Борҗигин ыруының атасы буенча Чыңгызхан затыннан, якын туган булырга мөмкин. Мәсәлән, аның зур улы Җүчиның 40 улы калган. Кытайга идарә иткән Хубилайның 22 хаклы улы булган.

Җүчи[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыңгызханның зур улы Җүчи үз улы булмаган дигән фаразлар бар. «Монголын нуу тово» («Монголларның эч сере хикәяте»)ндә бәян ителүенчә, Җүчи чынында Чилгер улы булган. Чилгер Чыңгызханның сөекле хатыны Бүртәне урлап, үзендә ярты ел әсирдә тоткан, Темуҗин (Чыңгызханның башлангыч исеме) аны кире тартып алып кайткан. Риваятләрдә әйтелүенчә, Чыңгызхан уллары Җүчиның атасы агалары белән бер үк булуына шикләнгәннәр, тик Чыңгызхан үзе Җүчиның һәр чак үз улы дип атаган. Шуңа карамастан, шушындый шикләр булу аркасында, Чыңгызхан үзенең варисы итеп өченче улы Үгедәйне тәгаенләргә мәҗбүр була. Бер Җүчи токымы да Монгол империясенең каган була алмаган.

Чыңгызхан токымнарын билгеләгәндә Җүчилар кәләш итеп еш кына Персиянең илхан династиясе кызларын алуын истә тотарга кирәк, бу династиягә Хулагу-Хан нигез салган. Димәк, күп кенә җучиләрнең анасы ягыннан Чыңгыз каны бар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]