Яр Чаллы
Wikipedia проектыннан
(Çallı битеннән юнәлтелде)
Бу мәкаләнең латыйн әлифбасындагы игезәге бар!
| Яр Чаллы | ||||
Шәһәр
|
||||
| Ил | Рәсәй | |||
| Өлкә | Татарстан | |||
| Шәһәр башлыгы | Илдар Халиков | |||
| Нигезләнгән / Беренче телгә алу |
1626 | |||
| Шәһәр статусы алу датасы | 1930 | |||
| Мәйдан | 146 км2 | |||
| Климат | уртача | |||
| Официаль тел | татарча, урысча | |||
| Халык саны | 506 100 кеше (2008) | |||
Яр Чаллы (1982-1988 елларда Брежнев исемен йөрткән) – Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгыш өлешендә, Круглое поле тимер юл станциясеннән төньяк-көнчыгышка таба 17 км ераклыкта урнашкан (Әгерҗе - Акбаш юлы); Каманың сул ярындагы порт.
Тукай районының (1930 – 1976 елда Чаллы районының) үзәге. Казаннан 225 км. Зур автомобиль юллары үзәге. Мәйданы 146 км2. Халык саны 506 100 кеше (2008).
Эчтәлек |
[үзгәртү] Тарих
1626 елдан бирле хәзерге Яр Чаллы урынында беренче торак йортлары билгеле
XIX гасырда Яр Чаллы пристане — зур ипи сату үзәге булган
1920 елга хәтле — Уфа губернасының Минзәлә өязендә, ТАССР барлыкка килгәч, аның составына керә. 1922-1930 елларда Чаллы кантонының үзәге 1982-1988 елларда Брежнев исемен йөртә.
[үзгәртү] Мәгариф
- политехник институт
- педагогия институты
- Волгоград тән тәрбиясе институтының филиалы
- автомеханик кичке техникумы
- энерготөзелеш кичке техникумы
- Мәскәү электромеханик техникумның кичке филиалы
- педагогия көллияте
- сәнгать училищесы
- медицина училищесы
[үзгәртү] Мәдәният
- Яшьләр һәм курчак театры.
- Шәһәр һәм КамАЗ төзелешенең тарих музее.
[үзгәртү] Сәнәгать
- Шәһәрнең алдынгы сәнәгать предприятиясе — Зур грузлы автомобильләр җитештерү буенча Кама предприятиесе (КамАЗ).
[үзгәртү] машина төзү һәм металл эшкәртү
- НПО "Татэлектромаш"
- электромонтаж әзер материаллар заводы
- механик-ремонт заводы
[үзгәртү] төзү материалларын җитештерү
- зур панельле йортлар төзү заводы
- металлконструкция заводы
- тимер-бетон әйберләре заводы
- "стройдеталь" заводы
- күзәнәкле бетоннар заводы
[үзгәртү] электроэнергетика
- Түбән Кама ГЭСе
- ТЭЦ
- КамАЗ
[үзгәртү] Агач эшкәртү , җиңел һәм азык-төлек сәнәгате предприятиеләре
- картон-кәгазь комбинаты
- җиһаз фабрикасы
- ипи җитештерү комбинаты
- ит комбинаты
- сөт комбинаты
- балык заводы
- сыра заводы
[үзгәртү] Спорт
- "Камаз" футбол клубы