Чуашлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
(Çuaş xalqı битеннән юнәлтелде)
Моңа күчү: навигация, эзләү
Чуашлар
Үз аталышы: Чӑвашсем
Гомуми саны: 1,7 млн
Таралышы: Русия байрагы Русия Федерациясе: 1 637 094[1]

КазакъстанFlag of Kazakhstan.svg Казакъстан: 22 305[2]
Үзбәкстан байрагы Үзбәкстан: 14 000[3]
Украина байрагы Украина: 10 593[3]
Төрекмәнстан байрагы Төрекмәнстан: 3 600[3]
Белорусия байрагы Белорусия: 3 400[3]
Таҗикстан байрагы Таҗикстан: 3 400[3]
Кыргызстан байрагы Кыргызстан: 1 100[3]
Молдавия байрагы Молдавия: 1 000[3]
Латвия байрагы Латвия: 756[4]
Литва байрагы Литва: 700[3]
Грузия байрагы Гөрҗистан: 542[5]
Эстония байрагы Эстония: 500[3]
Азәрбайҗан байрагы Азәрбайҗан: 489[6]

Тел: Чуаш теле
Дин: Православие

Чуашлар (tat.lat. Çuaşlar)— күбесенчә Чуашстанда яшәүче төрки халык. Үз исемнәре — чӑвашсем. Гомуми халык саны — 1842,3 мең кеше. Русия Федерациясендә 1776,3 мең чуаш яши. Татарстанда — 132,4 мең.

Тел[үзгәртү]

Төп мәкалә: Чуаш теле

Атама[үзгәртү]

Әүвәл веда дип аталган бу халыкка чуваш, исеме бик соң килеп кергән.

Бу исемнең этимологиясен аңлау өчен, мариларның чувашларны суасламари дип атауларына игътибар итәргә кирәк.

Суаслар (болгарларның җирле бабалары) марилар белән гасырлар буе аралашып яшәгәннәр. Суас һәм мари кушылуыннан хәзерге чувашларның борынгы бабалары формалашкан булырга тиеш.

Башта алар үзләрен веда дип атаганнар. Веда — борынгы марича су төшенчәсен белдерә торган сүз ул.

Руслар — элек, мордвалар хәзер дә чувашларны веда (ветьке) дип атыйлар. Ләкин суас һәм мари кушылуыннан барлыкка килгән халыкта суаслар өстенлек алганнар булса кирәк, чөнки ал арда соңрак веда этнонимы суас сүзе белән алмаштырылган.

Бу процессны суас үзатамасының, әкренләп, татар этнонимы белән алмашынуы да тизләткән булырга мөмкин. Суасламариларның, ягъни чувашларның төп өлеше Болгар дәүләтенә кермәгәндер, мөгаен, чөнки чувашларда Болгардан калган эзләр юк дәрәҗәсендә.

Субэтнослар[үзгәртү]

Чувашлар 3 субэностан торалар.

  • югарылар (вирьял, тури) — Чуашиянең төньягында
  • урта (анат енчи) — Чуашиянең уртасында
  • түбәннәр (анатри) — Чуашиянең көньягында

Дин[үзгәртү]

Чуашларның күбесе хәзер Православ динендә. Православ дине чуашларга Казан ханлыгы урыслар тарафыннан яулап алынгач кына кечләп кертелә башлый. Шулай ук борынгы ышанулар мөһим урын алып тора. Араларында Ислам динен тотучылар бар.

Моны да карагыз[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]