Өяз
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
(Öyäz битеннән юнәлтелде)
Өяз — Рәсәйдә административ-территориаль бүленеш берәмлеге. 13 гасырдан мәгълүм атама, берәр үзәккә тартым волостьлар бердәмлеге. Элекке Казан ханлыгы төбәгендә өязләргә бүленеш тәртибе 16 гасырның икенче яртысында кертелә. Баштарак өязләр белән урыс наместниклары, 16 гасыр ахырларыннан – воеводалар идарә иткән. 1708 елдан өяз – губернаның аерым бер административ-территориаль берәмлеге. 1775 елдан хакимият, финанс һәм мәхкәмә идарәсенең иң түбәнге өлеше. 20 гасыр башына Казан губернасында Казан, Зөя, Козьмодемьянск, Лаеш, Мамадыш, Спас, Тәтеш, Чар (Йошкар-Ола), Чуел (Цивильск), Чабаксар, Чистай, Ядернә – барлыгы 12 өяз була. ТАССРда 1920-елларда өязләр бетереләлә, кантоннарга бүленеше кертелә.