Гата Камский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
(Ğata Kamski битеннән юнәлтелде)
Моңа күчү: навигация, эзләү
Гата Камский

Тулы исеме Гатаулла Рөстәм улы Сабиров
Һөнәре Шахмат гроссмейстеры
Туу датасы 2 июнь 1974(1974-06-02) (40 яшь)
Туу җире Новокузнецк
Ватандашлыгы АКШ байрагы АКШ
Милләте татар
Әтисе Рөстәм Сабиров
Әнисе (үги ана) Белла Камская
Хатыны Айгөл Камская
Балалары улы
Сайт ФИДЕның үз карточкасы

Гата Камский (чын исеме Гатаулла Рөстәм улы Сабиров; 1974 елның 2 июнендә туган) — АКШда яшәүче татар шахматисты. ССРБның (СССР) егетләр чемпионатында ике тапкыр җиңүчесе. Тиз шахмат буенча гамәлдәге Дөнья чемпионы.

1987 елда Литваның Капсукас шә­һәрендә үткәреләсе СССРның 37 нче бәйгесенә 14-18 яшьлек 51 үсмер һәм егет җыела. 12 яшьлек Гатага бәйгедә 52 нче булып катнашырга рөхсәт итәләр. Берсенә бер тапкыр оттырмыйча, 11 мөмкинлектән 9 очко җыеп, яшь шахматчылар арасында чемпион исемен яулый.[1]

1989 елдан башлап АКШта яши. Шахмат буенча АКШ чемпионы (1991, 2010).

Халыкара ярышларда катнашуы[үзгәртү]

Лас-Пальмаста абруйлы шахмат ярышында җиңүче (1994 ел). 1996 елда Элиста шәһәрендә Анатолий Карпов белән ФИДЕ Дөнья чемпионы исеме өчен көрәшә, җиңелгәчтен (+3 –6 =9), шахмат эшчәнлегеннән читләшә һәм белем ала. Гата Камский АКШта юрист дипломына ия була, үзенең юридик фирмасын ачып җибәрә.[2]

Гата Камскийның шахматка кайтуы 2004 елның июненә туры килә. Ул зур ярышларда даими катнаша, гроссмейстерларның Эло рейтингы буенча беренче егермелеккә керә.

  • София — 2нче урын (2006)
  • Дөнья беренчелегенең беренче этабында (2007) Этьена Бакродан өстен чыга (4тән 3½)
  • Дөнья кубогы иясе (2007).
  • Тиз шахматлар буенча Дөнья чемпионатында (Chess Classic Mainz 2010, 7-8 август) 11 баллдан 10 җыеп, җиңүче булган.[3]
  • 2011 елның маенда Казанда шахмат буенча дәгъвачылар турнирында катнаша. Болгария гроссмейстеры Веселин Топаловны җиңеп, ярымфиналга чыга. Өстәмә блиц-партиядә Борис Гельфандка оттыра. Казандагы турнирда оештыручыларның Израиль дәүләте ватандашы Гельфандны хуп күрүе аны гаҗәпкә калдыра.[4]

Дөнья чемпионы исеменә уеннар һәм катнашу өчен ярышлар[үзгәртү]

  • FIDE WCC Candidates Match 1994, Wijk aan Zee, Kamsky-van der Sterren (4½-2½)
  • FIDE WCC Candidates Match 1994, Sanghi Nagar, Kamsky-Anand (6-4)
  • PCA WCC Candidates Match 1994, New York, Kamsky-Kramnik (4½-1½)
  • PCA WCC Candidates Match 1994, Linares, Kamsky-Short (5½-1½)
  • FIDE WCC Candidates Match 1995, Sanghi Nagar, Kamsky-Salov (5½-1½)
  • PCA WCC Candidates Match 1995, Las Palmas, Kamsky-Anand (4½-6½)
  • FIDE World Chess Championship 1996, Elista, Kamsky-Karpov (7½-10½)
  • FIDE WCC Knockout 1999 Second Round, Las Vegas, Kamsky-Khalifman (1½-2½)
  • WCC Candidates Match 2007 Round 1, Elista, Kamsky-Bacrot (3½-½)
  • WCC Candidates Match 2007 Round 2, Elista, Kamsky-Gelfand (1½-3½)
  • Chess World Cup 2007 Quarterfinals, Khanty-Mansiysk, Kamsky-Ponomariov (1½-0½)
  • Chess World Cup 2007 Semifinals, Khanty-Mansiysk, Kamsky-Carlsen (1½-0½)
  • Chess World Cup 2007 Championship Match, Khanty-Mansiysk, Kamsky-Shirov (2½-1½)
  • WCC Candidates Match 2009, Sofia, Kamsky-Topalov (2½-4½)
  • WCC Candidates Match 2011 Quarterfinals, Kazan, Kamsky-Topalov (2½-1½)
  • WCC Candidates Match 2011 Semifinals, Kazan, Kamsky-Gelfand [2-2 (2-4)]

Сылтамалар[үзгәртү]

  1. 12 яшьтә – чемпион
  2. Победитель шахматного Кубка мира Гата Камский: "После выигрыша в финале спал только два часа"
  3. Камский выиграл чемпионат мира по быстрым шахматам
  4. "Ватаным Татарстан". Гатаулла Камский: Минекеләр кайда соң?