Абордаж

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Абордаж latin yazuında])
Абордаж балтасы, XVIII гасырның беренче чиреге

Аборда́ж (фр. abordage, bord — көймә борты) — ишкәкле һәм җилкәнле флотлар булган вакытында диңгездә сугышны алып бару ысулы.

Хәрби (пират) максатларда дошманның корабны һәм андагы кыйммәтлелекләрне басу өчен кулланылган. Һөҗүм итүче кораб дошман корабына янәшә үк килгән, аннан соң, сугыш барышында кораблар аерылмасын өчен, аның белән багорлар, дреклар һәм ыргаклар ярдәмендә тоташтырылган. Моннан соң абордаж командасы сугышчылары басмалар ярдәмендә дошман корабының палубасына төшкәннәр һәм аның экипажы белән сугышырга башлаганнар.

Артиллериянең зур ераклыкка һәм тиз ату кабилияте көчәеше һәм тиз йөрүче көмәләр пәйда булуы сәбәпле абордаж үз әһәмиятен югалткан.