Австро-Венгрия империясе
| Австро-Венгрия империясе алман. Österreich-Ungarn венгр. Osztrák-Magyar Monarchia |
|||||||||
|
|||||||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
|
|||||||||
| Гимн «Gott erhalte Franz den Kaiser» |
|||||||||
| Башкала | Вена | ||||||||
| Тел(ләр) | венгер теле, алман теле | ||||||||
| Дин | католицизм | ||||||||
| Акча берәмлеге | гульден, крона, рынск | ||||||||
| Мәйдан | 676 615 км² | ||||||||
| Халык | 52 749 900 кеше | ||||||||
| Идарә итү төре | дуалистик монархия | ||||||||
| Нәсел | Габсбурглар | ||||||||
А́встро-Ве́нгрия (алман. Österreich-Ungarn, 1868 елның 14 ноябреннән рәсми исеме — алман. Die im Reichsrat vertretenen Königreiche und Länder und die Länder der heiligen ungarischen Stephanskrone, рәсми булмаган тулы исеме — алман. Österreichisch-Ungarische Monarchie (Австро-Венгрия империясе), венгр. Osztrák-Magyar Monarchia, чех. Rakousko-Uhersko) — 1867—1918 елларында Үзәк Аурупада урнашкан монархия һәм күпмилләтле дәүләт.
Төньякта Австро-Венгрия Саксония, Прусия һәм Русия, көнчыгышта — Румыния һәм Русия, көньякта — Румыния, Сербия, Төркия, Монтенегро һәм Италия,, көнбатышта — Италия, Швейцария, Лихтенштейн һәм Бавария белән чиктәш булды. (1871 елдан Саксония, Прусия һәм Бавария — Алман империясе составында). Австро-Венгрия империясе Әдрән диңгез тарафыннан юылды.