Автоспорт

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Автоспо́рт, спорт төре. Татарстанда 20 йөз башларыннан үсә башлый. Беренче ярышларны Казан елга «Яхт-клуб»ы оештыра (1913). 1937 елда, автоспортны пропагандалау һәм үстерү, профессиональ һәм һәвәскәр автомобиль йөртүчеләр әзерләү максаты белән, ТАССР Халык комиссарлары советы каршындагы Физик культура һәм спорт эшләре комитетының республика автомотоклубы оештырыла. Аның тарафыннан Казанда (1937) һәм Чистайда (1939) автомотомәктәпләр ачыла. 1939-40 та клубның автопаркында 11 автомобиль була: 7 - ГАЗ-АА, 2 - ГАЗ-А, 1 - ЗИС-5, 1 - ГАЗ-42.

1940-50 дә клуб агитация максатыннан республика шәһәр һәм районнарында автомотоузышлар, шәһәр шартларында иң яхшы автомобиль йөртүчеләр ярышлары уздыра. 1940-60 та автоспорт «Искра», «Локомотив», «Труд», «Крылья Советов», «Урожай», «Динамо», «Красное знамя», «Наука», «Буревестник» спорт җәмгыятьләрендә, ДОСААФта, «Икар» спорт-техника клубында (Казан авиация институты) үсеш ала. Автомотоспорт федерациясе тарафыннан уздырылган ТАССР чемпионатларында (1960-еллар), РСФСР һәм СССР чемпионатларында (1973) автомобильдә күп төрле ярышларда, ике төр буенча ярышларда, кросста, ипподромда узышуда Р. Вафин, Н. Матков, Г. Белоголовский, И. Мәҗитов, М. Сәгъдиев, А. Тарасов, Г. Пулинец, Н. Галиуллин, Г. Шакиров танылалар. «Икар» клубы командасы шоссе-боҗрада узышу буенча (иң яхшы спортчылар - В. Кузьмичёв, А. Баталов) РСФСР чемпионатларында (1971-85) катнаша. Тректа беренче кышкы автоузышлар 1978 дә уздырыла. Аларда «Икар» спорт клубы, Казан ДОСААФ автомәктәбе, КамАЗ ДОСААФ клубы, «Автоваз» республика үзәге, «Түбәнкамашин» сәнәгать берләшмәсе спортчылары катнаша (Тольятти, Ижау һ.б. ш.).

1984-85 елларда Татарстан җыелма командасы (Ю. Чугунов, Г. Стинский, В. Милованов, Н. Ефстафьев, Ф. Төхфәтуллин, Г. Вәлиуллин) автомобильдә күп төр буенча оештырылган ярышларда катнаша һәм РСФСР чемпионы исемен яулый. 1985 тә автомобильчеләрнең күп төр буенча ярышларында Ю. Чугунов, С. Стинский СССР чемпионнары була; С. Петрухин 1984 тә боҗрада узышуда РСФСР чемпионатында бронза, 1987 дә тректа үткәрелгән кышкы СССР чемпионатында көмеш медальләр ала. 1992 нең 11 декабрендә Русия автомобиль федерациясе (РАФ) Халыкара автомобиль федерациясенә кабул ителә. 1996 да ТР Автомотоспорт федерациясе оештырыла (президенты В.А. Швецов). 1996 да җәйге автокросслар өчен «Биектау» автоспорт комплексы, 1998 нең февралендә тректа кышкы узышлар үткәрү өчен «Усад» автомотоспорт комплексы (Биектау районының Усад авылы, Казаннан 30 км) файдалануга тапшырыла. 1990 еллар ахырыннан автоспорт зур үсеш алган спорт-техника һәм СКлары: Казанда - «Дорожник РТ», «Таиф», «Чыңгызхан», «Сувар», «Намус», «Совет районы»; Чаллыда - «Девон», «ФРАС-КамАЗ»; Түбән Камада - «Автокросс», «ЗАО-Транс-ТЭК»; Биектау районының Усад авылында - «Тимерхан». РФ, ТР, Европа чемпионатларында, Россия кубогы этапларында (1980-90 еллар), «ТР Президенты кубогы» автоузышларында (1996-2005) җиңүчеләр һәм алгы урыннарны алучылар - Ф. Бәдретдинов, Г. Вәлиуллин, Н. Жаворонков, Н. Иванов, И. Миңнәхмәтов, Р. Миңнеханов, И. Мостафин, В. Николаев, С. Петрухин, И. Рәхмәтуллин, Р. Фәттахов, А. Шәймиев, Р. Рамазанов, Е. Ручкан, Н. Сәләхетдинов, А. Сахаров, С. Скобельцин, А. Ураскин, Р. Шәймиев. ТРның «КамАЗ-Мастер» (Чаллы шәһәре) командасы спортчылары Ф. Кәбиров, С. Савостин, С. Якубов, А. Беляев, В. Чагин, Н. Баһаветдинов, В. Московских, А. Кузьмин, Ф. Бәдретдинов - 1989 «Обжектив Сюд» (Европа-Көнбатыш Африка), 1991, 1999, 2001, 2002, 2004, 2005 (Париж-Дакар), 1992 (Париж-Мәскәү-Пекин, Париж-Кейптаун, Париж-Пекин), 1996, 1999 (Париж-Гранада-Дакар), 1999, 2002 («Чүлне буйсындыру», Берләшкән Гарәп Әмирлекләре), 2000 (Париж-Дакар-Каһирә, «Итальянская Бажа»), 1996 (Париж-Мәскәү-Улан-Батор), 1997 (Париж-Сәмәрканд-Мәскәү), 2000 (Париж-Истанбул) елларда уздырылган халыкара ралли-марафоннарда җиңүчеләр һәм бүләкләр алучылар; «Чүлне буйсындыру»-2000 (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре), «Телефоника-Дакар»-2004, «Лиссабон-Дакар»-2006 ралли-марафонында Дөнья кубогын А. Беляев, В. Бигашев, В. Голуб, Ф. Кәбиров, И. Мәрдиев, Р. Миңнеханов, В. Чагин, С. Якубовлар ала.

Әдәбият[үзгәртү]

Покорение «Высокой Горы». Казань, 1999.

Чыганак[үзгәртү]