Агач бал корты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Агач бал корты latin yazuında])
Агач бал корты
Сурәт
Кыскача исем X. valga
Халыкара фәнни исем Xylocopa valga Карл Эдуард Адольф Герштеккер, 1872[1]
Таксономик ранг төр[1]
Югарырак таксон пчёлы-плотники[d][1]
 Агач бал корты Викиҗыентыкта

 

Ага́ч бал корты́ (лат. Xylocopa valga) - умарта кортлары гаиләлегеннән булган бөҗәк. Зур умарта кортларын, төклетураны хәтерләтә.

Гаилә булып яшәмиләр; оя ясау өчен корыган агачка бүлемнәр һәм кереп йөрү юллары тишеп, төрле токымдагы агачларның кипкән үзагачларында, телеграф баганаларында һәм иске корылмаларда, утын һәм агач материалларында оялыйлар. Далалы участокларда ояларын кайвакыт чокыр һәм текә яр битләрендә туфракта ук ясыйлар. Гәүдәсе һәм канатлары куе шәмәхә төстә. Озынлыгы 20-23 мм. Төньяктан тыш, Русиянең барлык Европа өлешендә таралган. Татарстанда һәр җирдә диярлек очрый. Мамадыш районын исәпләмәгәндә, һәркайда аз санлы төр. Карт урман читләрендә һәм урман аланнарында, чокыр һәм сызаларның урманлы сөзәклекләрендә, зур торак пунктлардагы агач өемнәрендә, ташландык авылларда тереклек итә. Татарстан территориясендә җитлеккән затлар июньнән оча башлый. Ана кортлар 60 төргә якын чәчәкле үсемлекләргә, шәһәрдә күбрәк сәрви агачына куна.

ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Integrated Taxonomic Information System — 2008.