Аделина Сотникова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Аделина Сотникова

Тулы исеме Аделина Дмитрий кызы Сотникова
Һөнәре спортчы (фигуралы шуу)
Туу датасы 1 июль 1996(1996-07-01) (18 яшь)
Туу җире Мәскәү, Русия
Ватандашлыгы Русия
Бүләк һәм премияләре Олимпия чемпионы

Аделина Дмитрий кызы Сотникова (1996, Мәскәү) — Русия байрагы Русия Федерациясе тимераякта фигуралы шуучы, хатын-кызлар арасында ялгыз шууда Олимпия чемпионы (2014).

Хатын-кызлар арасында ялгыз шуу тарихында беренче Русия Олимпия чемпионы.

Аурупа 2013, 2014 елгы ярышларының көмеш медале иясе.

Дөнья чемпионы (2011, яшүсмер), Русия чемпионы (2009, 2011, 2012, 2014).

Русия халыкара класс спорт остасы.

13 яшьлек Аделина бик авыр каскад ясый алды: өч тапкыр лутц, ридбергер, сальхов.

Буе 163 см. Тренеры - Елена Буянова, хореограф - Татьяна Тарасова.

Сочи Кышкы Олимпия уеннарында Аделина барлыгы 224,59 балл җыеп, төп көндәше Ё-ну Ким не җиңде, һәм алтын Олимпия медален яулады.

Сылтамалар[үзгәртү]

Commons-logo.svg
Викиҗыентыкта әлеге темага бәйле медиа бар: