Адыгея

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Адыгея Республикасы
Адыгэ Республик
Республика Адыгея
Адыгея
Байрак Герб
Адыгея байрагы Адыгея гербы
Гимн: Адыгея Республикасы Дәүләт гимны
Адыгея урнашуы
Дәүләт төзелеше республика
Рәсми тел рус, адыг
Башкала Майкоп
Эре шәһәрләр Адыгейск
Президент Аслан Тхакушинов
Премьер-министр Морат Кумпилов
Дәүләт Советы башлыгы Анатолий Иванов
Мәйдан
– Барлыгы
– % Су

7 600 км²
5,7%
Халык саны
– Барлыгы (2010)
– Тыгызлык

443 мең кеше
58,3 кеше/км²
Акча RUB
Тулаем милли продукт 29,1 млрд. руб. (2007)
ТМП кеше башына 66 тыс. руб.
Вакыт UTC MSK (UTC+3, җәй вакытында UTC+4)
Интернет домены юк
Телефон коды +7

Адыге́я Республикасы́ (Адыгея, адыг. Адыгэ Республик, рус. Республика Адыгея) — Русия Федерациясе эчендәге республика (дәүләт)[1], Русия Федерациясенең субъекты, Көньяк федератив округына керә.

Башкаласы — Майкоп шәһәре.

Эчтәлек

[үзгәртү] Географиясе

Республиканың төньяк өлеше тигезле, көньякта — Зур кавказ таулары торалар. Адыгея территориясын 40 % чамасы урманнар алалар. Республиканың климат җылы дип карала, урта температура −2 °С гыйнварда, ә июльдә +22 °С белән санлана. Адыгеяның иң зур елгалары: Кубань, Лаба, Белая.

[үзгәртү] Тарих

Адыгея территориясе электән урнашкан иде. Майкоп районында Абадзех палеолитик туктау урнашкан, күп археологик бронза һәм тимер гасырларның һәйкәлләре бар. Кавказ сугышы нәтиҗәсендә, 1859—1864 елларда кайсыдыр адыглар Госман империясегә киткәнннәр. Калганнарны Кубаньнең сул якка күчерделәр.

1922 елның 27 июлендә Чиркәс (Адыгей) автоном өлкә кебек, Краснодарда үзәк белән барлыкка килде, аннары соң Адыгей автоном өлкә белән булды. 1936 елның 10 апрелендә үзәк Майкопка күчерелде. 1990 елның 5 октябрендә Адыгей АССРы игълан ителде, ә 1992 елның 24 мартынан Адыгея Республикасы ясалган иде.

2006 елдан бирле республиканың президенты — Аслан Тхакушинов.

[үзгәртү] Чиктәшлек

Краснодар крае белән камаулы буларак Адыгея анклав булып санала.

[үзгәртү] Административ-территориаль бүленеш

Республикада 2 шәһәр округы — Майкоп һәм Адыгейск, 7 муниципаль район, 5 шәһәр поселениесе — шәһәрсыман поселогы, 43 авыл поселениесе, 225 авыл торак пункты (2006).

Шәһәр округлары:

  • Адыгейск шәһәре
  • Майкоп шәһәре

Муниципаль районнар:

  • Гиагинская районы
  • Кошехабль районы
  • Красногвардейское районы
  • Майкоп районы
  • Тахтамукай районы
  • Теучеж районы
  • Шовгенов районы

[үзгәртү] Тору пунктлары

Тору пункты Халык саны (2009)
Майкоп 154,6
Яблоновский 25,5
Энем 18,2
Гиагинская 15,0 (2008)
Адыгейск 12,2
Ханская 11,1 (2008)
Тульский 10,7

[үзгәртү] Халык

Халык — 443 мең (2006), шәһәрдә яшәүчеләре — 52,6 % (2006). Халыкның тыгызлыгы — 56,8 кеше/Км² (2006).

2002 ел җанисәбе буенча:

Татарлар Адыгеядә Киров авылында (Шовгенов районы), Политотдел, Отрадный авылларында (Кошехабль районы), Афипсип авылында (Тахтамукай районы), Майкоп шәһәрендә торалар.

[үзгәртү] Дин

Майкоп җәмигъ мәчете

Адыгеяда яшәүчеләр төрле дин вәкилләре булып торалар. Адыгларның күпчелеге мөселман. Анда яшәгән татарлар да нигездә мөселманнар.

Адыгеяда яшәүче руслар, украиннар һәм беларуслар христиан диненә ышаналар.

Халыкның берникадәр өлеше атеист, яки бер дин тарафдары да түгел.

Хәзерге вакытта Адыгеядә чиркәү тергезелә, ләкин мөселман гыйбәдәт урыннары бик аз. 2000 елның 2 ноябрендә Майкоп җәмигъ мәчете ачылды, бөтен республиканың мөселманнарына бу вакыйга бик зур бәйрәм белән булды.

[үзгәртү] Искәрмәләр

  1. Конституция Российской Федерации. Ст. 5, пп. 1, 2

[үзгәртү] Чыганаклар

[үзгәртү] Сылтамалар

Шәхси кораллар
Исемнәр мәйданы

Төрләр
Хәрәкәт
Күчү
катнашу
Кораллар
Башка телләрдә