Аждаһа йолдызлыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аждаһа йолдызлыгы latin yazuında])
Аждаһа
Аждаһа
Аждаһа

сурәтне зурайтырга өчен чиртегез

Латинча исем Draco
(иял. к.: Draconis)
Кыскартма Dra
Нигез Аждаһа
Туры калкулык 9сәг 10мин тан
21сәг 00мин кача
Авышлык +47° 30′ тан
+86° кача
Мәйдан 1083 кв. градус
(8 урын)
Иң якты йолдызлар
(зурлык < 3m)
Метеор агымнары
Янәшә йолдызлыклар
Йолдызлык +90° тан −4° кача киңлекләрендә күренә.
Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты — мартмай.

Аждаһа йолдызлыгы (лат. Draco) — күк йөзенең төньяк ярымшардагы котып янындагы йолдызлык. Күк йөзендә 1083 квадрат градус мәйданны иңләп тора. Аның эченә гади күз белән күренә торган 210 йолдыз керә. Аждаһа йолдызлыгында эклиптиканың төньяк котыбы урнашкан. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары мартмай айларында була. Россиянең бөтен территориясендә күренә.

Йолдызлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аждаһа αСөгъбан, безнең чорга кадәр 3700 елдан 1500 елга кадәр күк йөзенең төньяк котыбына иң якын йолдыз булган. Прецессия сәбәпле ул 21 000 елда кабаттан бу урыны ала.

Аждаһа βРәэссөгъбан, +2,79m йолдызча зурлыктагы куш йолдыз. Рәэссөгъбан 360 яктылык елы ераклыкта урнашкан.

Аждаһа γӘлтәнин, йолдызлыкның иң якты, +2,36m йолдызча зурлыктагы кызгылт-сары зур йолдыз, 148 яктылык елы ераклыкта урнашкан.

Аждаһа μӘлракыйс, +4,92m йолдызча зурлыктагы куш йолдыз, системаның һәр бер әгъзасы +5,8 йолдызча зурлыктагы сарылы-аклы йолдыз булып тора. Әлракыйс 88 яктылык елы ераклыкта урнашкан.

Атамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар телендә аждаһа сүзе белән башка йолдызлыкларны да атыйлар: Су Аждаһасы (лат. Hydra, рус. Гидра) һәм Көньяк Су Аждаһасы (лат. Hydrus, рус. Южная Гидра).