Азат Зыятдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Азат Зыятдинов latin yazuında])
Азат Зыятдинов
Туган телдә исем Зыятдинов Азат Шәймулла улы
Туган 20 гыйнвар 1939(1939-01-20)
Балтач районы, Таузар
Үлгән 24 сентябрь 2017(2017-09-24)[1] (78 яшь)
Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы, Татарстан байрагы
Әлма-матер А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты
Һөнәре химия, нефтехимия
Бүләк һәм премияләре «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале (2012)
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]

Зыятдинов Азат Шәймулла улы — татар галиме, техник фәннәр докторы. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты, «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале иясе (2012).[2]

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1939 елның 20 гыйнварында Таузар авылында туган. Карадуган җидееллык мәктәбен тәмамлый. Рус телен тирәнрәк өйрәнү максаты белән бер ел Кече Лоҗы җидееллык мәктәбендә укый. 1955 елда Казан технология техникумына укырга керә һәм аны 1959 елда тәмамлый. 1959-1962 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.

1962-1968 елларда Казан авиация институтында укый, инженер-электронщик белгечлеге ала. Шушыннан соң аның бөтен тормыш юлы республикабызның яшь химиклар шәһәре Түбән Кама белән бәйле. Монда ул 1968 елда килә. 1968-1969 елларда — «Нефтехим» берләшмәсендә мастер, 1969-1971 елларда — смена начальнигы, 1971-1974 елларда — цех начальнигы урынбасары.

1975 елда Мәскәү химия-технология институтының аспирантурасына керә, аны тәмамлап кандидатлык диссертациясе яклый. 1978-1980 елларда Түбән Кама «Нефтехим» берләшмәсенең фәнни идарәсендә өлкән инженер, фәнни-тикшеренү лабораториясе начальнигы була.

1991 елда Мәскәүнең М.В.Ломоносов исемендәге махсус химия-технология институты гыйльми советында «Математик модельләштерү ысуллары нигезендә нефтехимия каталитик процессларын интенсивлаштыру» дигән темага диссертация яклап техник фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсе ала.

Бүгенге көндә галим 150 гә якын фәнни хезмәт һәм ачышлар авторы Аларның төп юнәлеше — нефтехимия, органик химия, модельләштерү, каталитик процесслар, реакторлар, катализаторлар һ.б. Фәнни эшләре Түбән Кама, Салават, Уфа, Пермь, Омск шәһәрләрендәге нефтехимия предприятиеләрендә гамәлгә ашырылган.

А.Зыятдинов 1997 елдан Түбән Кама «Нефтехим» акционерлык җәмгыятенең фәнни-технологик үзәге директоры. 1996 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган химигы дигән мактаулы исем бирелде. 2001 елда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты итеп сайланды.

Иҗтимагый эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

А.Зыятдинов республикабызның танылган җәмәгать эшлеклесе. Ул — Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге премиясен алган «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсен оештыручыларның берсе, аның җитәкчесе. Галим Түбән Камада татар иҗтимагый үзәге филиалын оештыруда башлап йөрде, хәзер аның рәисе. Милләтпәрвәр җанлы якташыбыз беренче һәм икенче Бөтендөнья татар конгресслары делегаты. 1990-1995 елларда Татарстан Республикасы Югары Советының уникенче чакырылышы депутаты булды, Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турындагы Декларацияне, республикабызның дәүләт символларын хәзерләү һәм кабул итүдә актив катнашты. Милли мәсьәләләр буенча даими комиссия рәисе буларак халкыбызның милли мәнфәгатьләрен яклау һәм үткәрү юнәлешендә киң күләмле эш алып барды.

Якташыбыз актив публицист та. Аның туган телебез, милли мәдәниятебез, халкыбыз язмышына, аның күркәм шәхесләренә багышланган өч дистәдән артык мәкаләсе республикабызның абруйлы газета-журналларында басылды. СССР Профсоюзларының 15-съезды делегаты.

Түбән Кама шәһәрендә яши, актив фәнни һәм җәмәгать эшчәнлеген дәвам итә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калып:Татарстан Республикасы Югары Шурасы депутатлары (1990-1995)