Айдар Галимов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Айдар Галимов latin yazuında])
Айдар Галимов
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Айдар Гани улы Галимов

Туу көне

23 февраль 1967(1967-02-23) (57 яшь)

Туу урыны

Казакъстан, Целиноград өлкәсе

Эшчәнлек еллары

1989 ― х. в.

Дәүләт

Россия байрагы

Һөнәрләр

җырчы

Кораллар

тавыш[d]

Жанрлар

эстрада җырлары

Коллективлар

"Айдар" театр-студиясе

Бүләкләр

Башкортстанның атказанган артисты (1995 ел),
Татарстанның атказанган артисты (1996 ел),
Татарстанның халык артисты (2008 ел),
Башкортстанның халык артисты (2011 ел)
(2017) (2022)

aidar.ru

Айдар Галимов (23 февраль 1967 ел) – популяр татар җырчысы.

Галимов Айдар Гани улы 1967 елның 23 февралендә Казакъстан ССРының Целиноград өлкәсендәге Мәдәният совхозында туа. Бер елдан гаилә Башкортстандагы Миякә районындагы Зур Кәркәле авылына кайта. Монда булачак җырчының балачагы һәм яшьлеге үтә. Уфа автотранспорт техникумын тәмамлагач (1986) Айдар Галимов СССРның хәрби көчләрендә, Каунас һава-десант гаскәрләре дивизиясендә хезмәт итә. Демобилизациядән соң ул Башкорт дәүләт университетының юридик факультетына укырга керә һәм 1993 елда аны тәмамлый.

Иҗат юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Айдар Галимовның иҗат юлы 1989 елда Башкортстан АССРының 70-еллыгына багышланган радиоконкурста отуынан башлана. 1990 елда Туймазы шәһәрендә ул «Татар җыры» дипломаты була, 19901993 елларда ул — ДК «Авангард»ның «Азамат» ВИА вокалисты. 1993 елда аның җитәкчелеге астында «Айдар» эстрада студиясе барлыкка килә һәм соңыннан «Айдар» театр-студиясе дип атала башлый. Профессиональ сәхнәдә дебюты популяр һәм актуаль «Моңнар кайтсын авылга» (Р.Чурагулов, Р.Хакимов) җыры белән башлана.

Айдар Галимовның гастроль эшчәнлеге 1993 елда башлана. Ул гастроль концертлары Казанда, Уфада, Татарстан һәм Башкортстанның башка шәһәрләрендә һәм Россия Федерациясенең күпчелек төбәкләрен йөреп чыга. Беренче чит ил гастрольләре Үзбәкстанда уза (1995, 1996). Җырчы шулай ук Финляндия (1997, 2003), Латвия (2003), Эстония (2003), АКШ (1998, 2001), Төркия (2005) һәм Казакстанда (2008) гастроль чыгышлары ясый. Аның гастроль турлары ел саен Көнбатыш Себер, Урал, Идел буе, Мәскәү һәм Санкт-Петербургда уза. Шул ук елларда (19962001) ул Казан дәүләт педагогика университеты музыка факультетының вокал бүлегендә икенче югары белемен ала.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дискографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Айдар Галимов репертуарында татар, башкорт, рус, инглиз, үзбәк, төрек телләрендә башкарылган 400дән артык җыр бар. Аларның унлаганнары татар һәм башкорт эстрада музыкасының алтын фондына кергәннәр.

Айдар Галимовның хәзергә 12 җыентыгы язылган:

  • Туу көнең белән!
  • Абага чәчәге
  • Айдар 2000
  • Сезнең белән 10 ел бергә
  • Бәхет бит ул...
  • Яшәргә икән – яшәргә!
  • Дәрвиш юлы
  • Син – минем җанымның яртысы
  • Еллар. Илләр. Җырлар
    15 еллык иҗат юбилеена багышланган
  • Лучшие песни 1990-1995
  • Син булганда
  • Вакытларны булмый туктатып... (1998)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. БР Башлыгы рәсми сайтында (PDF), archived from the original (PDF) on 2017-04-29, retrieved 2017-02-27 
  2. «Ирек мәйданы», 2017 ел, 22 февраль
  3. Азат Гиззатуллин. Айдар Галимов на свой 55-летний юбилей получил орден Салавата Юлаева из рук Главы Башкирии. ИА «Башинформ», 23.02.2022(рус.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]