Айрат Арсланов (артист)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Айрат Арсланов

Тулы исеме Айрат Гәрәй улы Арсланов
Һөнәре артист, диктор, режиссер
Туу датасы 10 апрель 1928(1928-04-10)
Туу җире Ахун, Бүздәк районы, Башкортстан
Милләте татар
Үлем датасы 23 апрель 2010(2010-04-23) (82 яшь)
Үлем җире Казан, Татарстан
Бүләк һәм премияләре ТАССР Һәм РСФСРның халык артисты,
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе

Айрат Гәрәй улы Арсланов — артист, нәфис сүз остасы, эстрада режиссеры, ТАССР Һәм РСФСРның халык артисты, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе.

Айрат Арсланов 1928 елның 10 апрелендә Башкортстанның Бүздәк районы Ахун авылында туа. 1949 елда ул Татар дәүләт театр училищесының актерлык бүлеген, 1967 елда А.В. Луначарский исемендәге Мәскәү театр сәнгать институтының актерлык факультетын тәмамлый. 1948 елдан Татар радиосында диктор, 1956-61 елларда Татар академия театрында артист булып эшли. 1961-65 елларда Казан телевидение студиясендә актер һәм диктор, 1965тән Татар дәүләт филармониясе эстрада артисты һәм 1985 елдан режиссеры булды.

Айрат Арсланов 2010 елның 23 апрелендә Казанда вафат була[1].

Искәрмәләр[үзгәртү]