Айрат Ибраһим

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Айрат Ибраһим latin yazuında])
(Айрат Ибраһимов битеннән юнәлтелде)
Айрат Ибраһим
Туган 10 февраль 1936(1936-02-10)
Мәтәүбаш, Бәләбәй райуны, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 18 апрель 2019(2019-04-18) (83 яшь)
Сембер, Россия
Һөнәре журналист
Эш бирүче Radio Free Europe

Айрат Исмәгыйль улы Ибраһимовтатар җәмәгать эшлеклесе, журналист, публицист (Сембер). 1988 елда ССРБда беренче татар оешмасына нигез салучы.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Айрат Ибраһимов 1936 елда Башкортстанның Мәтәүбаш авылында дөньяга килә. Танк училищесында хәзерләнә. Владивостокта хезмәт итә.

1988 елда ул СССРда беренче «Туган тел» дип аталган татар милли оешмасын нигезли һәм дәүләт оешмаларында теркәтә. Айрат Ибраһимның җитәкчелегендә «Туган тел» «Өмет» газетасын, Сембер татар мәдәни үзәге һәм өлкә телевидениесендә «Чишмә» тапшыруын булдыруга ирешә.

1988 елдан бирле Шәһри Болгарга сәяхәтләр оештыра, Сембер каласында беренче булып “Нардуган”, “Нәүрүз” бәйрәмнәрен, “Сембер җыры” конкурсларын башлап җибәрә, өлкә үзәгендә ана теле буенча беренче факультатив дәрес ачып җибәрә.

Айрат Ибраһим «Туган тел» тарафыннан билгеләнүче «Мәшһүр татар» исеменә лаек булганнарны акчалата бүләкләүне үз өстендә тота. Үз акчасына китаплар чыгара, тарата.

1990-96 елларда «Өмет» гәзите редакциясендә. 1994 елдан алып 2012 елга кадәр Азатлык радиосында даими хәбәрче булып эшли. Татарстан матбугатында еш кына аның мәкаләләре чыга. Публицистик китаплар авторы.

2019 елда вафат була. Кабере хатынының туган ягы Иске Кызылсу авылы зиратында.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]