Айрат Әхәт улы Фазылҗанов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Айрат Әхәт улы Фазылҗанов latin yazuında])
(Айрат Фазылҗанов (галим) битеннән юнәлтелде)
Айрат Фазылҗанов
Туган телдә исем Айрат Әхәт улы Фазылҗанов
Туган 3 июнь 1959(1959-06-03)
Әтнә районы, Олы Әтнә авылы
Үлгән 1 октябрь 1998(1998-10-01) (39 яшь)
Милләт татар
Һөнәре галим, табиб
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре кандидаты[d]

Айрат Әхәт улы Фазылҗанов — татар галиме, табиб.

Айрат Фазылҗанов 1959 елның 3 июнендә Әтнә районының Олы Әтнә авылында туган. 1976 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый һәм шул ук елны Казан дәүләт медицина институтына укырга керә, аны 1981 елда тәмамлап терапевт белгечлеге ала. Казан шәһәре хастаханәләренең берсендә бер еллык практика үткәннән соң 1982 елда 13 шәһәр клиник хастаханәсенә табиб-терапевт булып урнаша. 1985 ел1991 елларда — шушы хастаханәдә баш табиб урынбасары.

1991 елда әлеге хастаханә каршында кардиоревматология бүлеге оеша һәм аның мөдире итеп А.Фазылҗанов билгеләнә. Әнә шул вакыттан алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр шушы хезмәтендә булды. Яңа ачылган бүлекне комплектлаштыру, җиһазлау эшенә күп көч куйды, дәвалау процессларын чын мәгънәсендә фәнни нигездә алып баруга нигез салды, зур тәҗрибә туплады. А.Фазылҗанов Казан медицина хезмәткәрләренең белемен күтәрү институтында (ГИДУВ) укып йөрәк авыруларын дәвалау буенча специальләште. Үзенең практик эш тәҗрибәсен гомумиләштереп Казан медицина академиясенең функциональ диагностика кафедрасында йөрәк авыруларын дәвалау ысуллары турында диссертация яклады һәм 1997 елның февралендә медицина фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алды. Югары категорияле табиб.

Үз эшенә ахыргача бирелгән, һәрвакыт яңалыкка омтылучан, кешеләргә карата гаять игътибарлы табиб буларак А. Фазылҗанов коллективта зур абруй-хөрмәт казанды, үзендә дәваланганнарның чиксез рәхмәтен яулады, бик күпләрнең гомерләрен саклап калды. Ни аяныч, аның үзенең гомере кыска булды — катлаулы авыр операциядән соң савыга алмыйча 1998 елның 1 октябрендә вафат булды.