Татарча ай исемнәре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татарча ай исемнәре latin yazuında])
(Ай исемнәре битеннән юнәлтелде)

Татар телендә инкыйлабка кадәр мөселман ай исемнәре таралган булган. Ләкин халык арасында, авылларда хуҗалык белән бәйле һәм кайбер җирләрдә иске төрки ай исемнәре дә кулланылган булган. Күбесе ай исемнәре кардәш халыкларының - башкорт, казакъ телендә ай исемнәренә охшаш.

Җитмәсә Идел-Урал-Себер төбәкләре татарларның терлекчелек, игенчелек һәм башка төрле хуҗалык эшләре нигезендә ясалган тәкъвим куланылган. Татар тәкъвиме кояш хәрәкәтенә нисбәтләнгән дәверлеккә туры килә.

Чагыштырмача ай исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылча исемнәр[1] Татар тәкъвиме Иске ай исемнәре Юлиан исемнәре Инглизчә
Суык ай (Суыгай)
(башк. Һыуығай)
Кырлач
(21.12 - 21.1)
? Гыйнвар January
Эндер ай (?)
(башк. Шаҡай)
Акман
(21.1-21.2)
Шөбат февраль February
Буран ай (Буранай)
(башк. Буранай)
Бушай
(21.2-21.3)
Нәүрүз
(казакъча Наурыз)
март March
Ала кар ай (Алагарай)
(башк. Алағарай)
Яңарыш ае
(21.3-21.4)
Сәвер
(казакъча Сәуір)
апрель April
Сабан ай (Сабанай)
(башк. Һабанай)
Сабан ае
(21.4-21.5)
Маес
(казакъча Мамыр)
май May
Кәрәз ай (Кәрәзай)
(башк. Һатай)
Черешмә ае
(21.5-21.6)
Хәзиран июнь June
Урта ай
(башк. Майай)
Печән ае
(21.6-21.7)
Таммуз
(казакъча Тамыз)
июль July
Урак ай (Урагай)
(башк. Урағай)
Урак ае
(21.7-21.8)
Сөнбелә август August
Сары ай
(башк. Һарысай)
Ындыр ае
(21.8-21.9)
Әйлүл сентябрь September
Карач ай (Карачай)
(башк. Ҡарасай)
Билек ае
(21.9-21.10)
?
(казакъча Қазан - шәһәрен буйсындыру истәлегенә)
октябрь October
Җитен ай (Җитенай)
(башк. Ҡырпағай)
Каракөз ае
(21.10-21.11)
Касым ноябрь November
Акъюл ай (Акъюлай)
(башк. Аҡъюлай)
Керәү ае
(21.11 -21.12)
Аралык ае декабрь December

“Татар теленең диалектологик сүзлеге” буенча тәкъвим[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1969 елда Татарстан китап нәшриятында басылган “Татар теленең диалектологик сүзлеге” буенча ай исемнәре [2]. Төрле халыкларда ай исемнәре

       Татарда  Төректә  Европада     Гарәптә(кояш)    Гарәптә(ай)

Яз айлары

     1. Яңарыш   Mart     21 Март      Aзәр             Шәгъбән
     2. Сабан    Nısan    21 Апрель    Нисан            Рамазан
     3. Черешмә  Mayıs    21 Май       Әййәр            Шәүвәл

Җәй айлары

     4. Печән    Haziran  21 Июнь      Хәзийран         Зү әл-кагъдәти
     5. Урак     Temmuz   21 Июль      Тәммүз           Зү әл-хиҗҗәти
     6. Ындыр    Agostus  21 Август    Аб               Мүхәррәм

Көз айлары

     7. Билек    Еylül    21 Сентябрь  Әйлүл            Сафәр
     8. Каракөз  Ekim     21 Октябрь   Тишринү л-әүвәл  Рабигү л-әүвәл
     9. Керәү    Kasım    21 Ноябрь    Тишринү с-сәни   Рабигү с-сәни

Кыш айлары

    10. Кырлач   Aralık   21 Декабрь   Кәнунү л-әүвәл   Җүмәдиү л-әүвәл
    11. Акман    Оcak     21 Январь    Кәнунү с-сәни    Җүмәдиү л-ахир
    12. Бушай    Şubat    21 Февраль   Шүбәт            Рәҗәб

Атна көннәре:

   Туган
   Атлаган
   Камкөн
   Атнакич
   Җыенкөн (Җомга)
   Атнарты
   Базар

Атна көннәренең атамаларын яңартуда, татарның урта диалектындагы Лаеш, Мамадыш, арырак: Минзәлә, Өфе, Красноуфим җирле сөйләмнәре, мишәр, керәшен, Бардым сөйләшләре, нугай, чуаш календарьләре чыганакларыннан файдаланылды.

Яңарыш (21.3-21.4) аеның исеме төрки-татарда да, хәзерге гарәпнең ай календәрендәге 8-нче ае – Шәүвәлдә дә берүк мәгънәне – ЯҢАРУны аңлаталар. Борынгыларыбыз бу ай башында Яңа ел башлануны бәйрәм иткәннәр. Бу айда уздырыла торган “Карга боткасы” Азак (Азов) буе төрки-болгар дәүләте таркалганнан соң Кубрат ханның дүрт улы дүрт тарафка бүленешеп, берләре Кырымга, икенчеләре Кавказга, өченчеләренең Идел-Кама-Урал төбәкләренә таралышып беткәннән соң бер-берләрен сагыну хисләрен басу өчен, яз көннәрендә кыр-яланнарга чыгып кошларны каршы алып, туганнарыннан изге хәбәр көткәннәр.

Бу йола безнең халыкларда бүгенгә хәтле сакланып калган, әлеге ышануга күрә “сайрап утырган кошның ботагын кошын куркытмыйча гына сындырып кесәңә сала алсаң, якын туганың белән кавышачаксың икән”. Әлеге ботак кисәге белән күзең төшкән кыз яки егетне сиздерми генә сыйпый алсаң да, ул һичшиксез синеке булачак икән! Һәм шул ук чакта Дунай буе болгар кызларында да бүгенгә хәтле үк, төньякта – Идел-Урал төбәкләрендә яши торган кызкардәшләренә шул тарафка оча торган кошлар аша сәламнәр күндереп җибәрү йоласы бар.

Сабан (21.4-21.5) – төрки-татарда язгы кыр эшләре башлануны, гарәптә дә Рамазан- язгы, кызу кыр эшләре барышын аңлата.

Сабан аеның беренче көннәрендә – 21 апрельдән башлап, Идел-Урал-Себер төбәкләре төркиләре – татар-башкортлар Сабан туен, язгы кыр эшләре башлануны бәйрәм иткәннәр. Узган гасырның 30-нчы еллларда бу йоланы большевиклар печән аенда үткәрелеп килә торган Җыен белән бергә куштырттырганнар.

Черешмә (24.5-21.6) – төрки-татарда да, Шәүвәл – гарәпләрдә дә язын үсемлекләрнең үсү чорын белдерә. Бу айның дәвамында йорт терлекләренең дә, кыргый киекләрнең дә ите ашарга яраксыз була. Чөнки кышын тупас һәм кипкән азык белән тукланган хайваннарның ите буш һәм арык була. Бу ай дәвамында мал-туар яңа Черәшеп – бөреләнеп килүче үлән ашап тәнен җыя – яңарта башлый.

Идел-Урал-Себер төркиләренең яшьләре бу ай дәвамында кичен болынга чыгып уеннар уйнаган, биегән-җырлаган. (1965-1975 еллар арасында минем, үземнең дә Татарстанның Балык Бистәсе, Лаеш һәм Питрәч бүлгеләре авылларында уздырылган СӨРӘН һәм ҖЫЕНга СӨЛГЕ ҖЫЮ уен һәм йолаларында катнашканым булды.

Печән (21.6-21.7) аеның башында Идел-Урал-Себер яклары төркиләре Биләр-Болгарда ирекле һәм рәсми рәвештә ислам динен кабул итүгә багышлап ел саен ҖЫЕН мәрасиме уздырганнар. 1930-нчы елларда большевиклар әлеге Җыен бәйрәмен “дини эчтәлекле” дип тыеп аны апрель ахырындагы Сабан ае башында үтә торган Сабан туе белән алмаштыралар.

Аллаһының биргәненә шөкер, Рәсәйнең баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗ үд-дин 1989 елдан башлап бу Олуг Җыен мәрасимен – бәйрәмен милләт һәм өммәтебезгә кайтарып бирүгә күп иҗтиһад кылды – күп тырышты.

Печән аеның 22-нче көнендә, (хәзерге дәверлектә 12 июльгә туры килә) хатын-кызлар чәчәк бәйрәме уздырганннар. Печән – Хәзийран – Зү әл-кагъдәти аенда терлек-туар кыр-җәйләүләрдә симертелә. Кыргый киекләр һәм йорт хайваннарының итен әле бу айда да ашамаганнар.

Урак ае (21.7-21.8) – Идел-Урал-Себер тарафларында өлгергән игенне урып-җыю эшләре башланган. Ә исламгача гарәпләрдә бу вакытта Мәккә шәһәрендәге ярминкәләр башланган. Җәен көтүлектә йөртеп симертелгән мал-туарның итен ашарга яраклы вакыт җитә.

Ындыр ае (21.8-21.9) – безнең төбәкнең төрки халыкларында, Урак аенда җыеп алган игенне ындыр табагында эшкәртү чоры. Татар-башкорт һәм себер төркиләренең яшүсмер һәм егетләре бу айда өмәгә йөреп ындыр табагында көлтә сукканнар.

Ә менә ауропалылардагы “Augustus” исемендәге, гарәпләрдәге “Мүхәррәм” дип аталучы айлар “изге” дигән мәгънәгә ияләр.

Билек ае (21.9-21.10) – хәрфиян би – бәк – хуҗа шикелле бай булуны белдерә торган атама. Гәрәптә дә бу исем “сафәр” “сары” көз мәгънәсенә ия. Идел-Урал-Себер төбәге төркиләре бу айда уңыш бәйрәме ясаганнар.

Каракөз (21.10-21.11) аеның исеме үк көз фасылының уртасы, халыкта “ни арба, ни чана” вакыты булуын әйтеп тора. Гарәптә исә Рабигү л-әүвәл борынгырак чорда яз фасылын белдерә торган атама булса, VII гасырдан соң көз вакытын күрсәтә торган исемгә әйләндерелә.

Керәү (21.11 -21.12) – Идел-Урал-Себер төбәкләрендә бу атама көздән кышка керү вакытын үтә дә төгәл күрсәтә. Гадәттә бу айда мал-туарны кышлык ит мәүҗүдәсе (запасы) булдыру өчен сугымга тота башлыйлар. Гарәптә көзнең икенче – соңгы ае булуын белдерә.

Кырлач (21.12 - 21.1) – безнең якта кышкы беренче иң салкын айдан саналса, гарәптә “җәмәдә” – “кышкы кыраулар” дигән мәгънәне генә белдерә.

Акман (21.1-21.2) – Идел-Урал-Себер аланында кышның уртасы, бөтен җирнең дә ап-пак кар белән күмелгән мәле. Гарәптә бу ай фәкать җиргә кыраулар төшү вакытын гына аңлата.

Бушай (21.2-21.3) – безнең якларда йорт мал-туарының артым китерә торган чоры. Кешеләрнең язгы кыр эшләре алдыннан бушап торган вакыты. Гарәптә исә Рәҗәб изге айлардан булып, аларда да бу айда һәртөрле эшләрдән һәм һәртөрле күченеп йөрүләрдән тыелып тора торган ай.[3]

Ай исемнәре бүген[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Инкыйлабтан соң урысчалаштыру сәясәте нәтиҗәсендә татар телендә гел Юлиан тәкъвиме буенча ай исемнәре кулланыла. Башкорт телендә дә Юлианча ай исемнәре кулланыла, ләкин кайчакта иске ай исемнәре дә языла. Казакъ телендә 1970-1980 елларда иске ай исемнәре кайтарылганнар.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зодиак йолдызлыклары

Хәмәл | Сәвер) | Җәүза | Саратан | Әсәт | Сөмбелә | Мизан | Гакрәп | Кавәс | Җәди | Дәлү | Хут
Еланлы йолдызлыгы зодиак йолдызлыкларына керми, әмма Кояш аннан үтеп бара

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]