Акбүзат

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Акбүзат latin yazuında])

Акбүзат (Кәүкәб, Кече Җидегән β, Кече Җидегән бетасы, β UMi) — Кече Җидегән йолдызлыгының яктырыш буенча икенче йолдызы. Җирдән 126 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Б.ч.к. 1900 елдан б.ч. 500 елгача бу йолдыз күк йөзенең төньяк котыбына иң якын йолдыз булган һәм котып йолдызы сыйфатыны башкарган. Бу хәл, бәлки, аның гарәп исемендә сурәтләнгән.

Акбүзат +2,07 йолдызча зурлыктагы кызгылт-сары зур йолдыз. Аның өслегенең температурасы якынча 4000 К тәшкил итә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарларда бу йолдызны Акбүзат дип атыйлар. Башка халыкларда бу йолдызны Кәүкәб (гарәп. الكوكب الشماليәл-кәүкәб әш-шимали — «төньяк йолдыз»[1], рус. Кохаб) дип атыйлар. Клавдий Птолемей «Әлмагест» китабында аны «киләсе якның көньяк йолдызы» дип атады[2]. Әл-Бируни үзенең 1030 елда тәмамланган «Мәсгуд канунында» аны «турыпочмакның икенче кырның көньяктагы» һәм «Ике Бозаудан яктырагы» дип атады[3][4].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Кәүкәб — йолдыз; шимали — төньякка караган. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б.
  2. Птолемей К. Альмагест: Математическое сочинение в тринадцати книгах: пер. с древнегреч. И.Н. Веселовского. — М.: Наука, 1998. — 672 с. — С. 224.
  3. Әл-Бирунидә Кече Җидегән β һәм γ — «Ике Бозау» дип атыйлар. — Звездный каталог ал-Бируни с приложением каталогов Хайама и ат-Туси // Историко-астрономические исследования. Вып. VIII. — М.: Физматгиз, 1962. — С. 92.
  4. Татарларда Кече Җидегән β һәм γ — Акбүзат һәм Күкбүзат (ике елкы) дип атыйлар.