Аккош (мифология)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аккош (мифология) latin yazuında])

Акко́ш - төрки-татар мифологиясе персонажы; халыкның тотемистик нәсел башы. Аерылу, сагыш һәм бер үк вакытта якты өмет символы буларак, Аккош күп кенә мифологик системаларда билгеле. Аккош төрки-монгол кабиләләрендә, мәсәлән, Алтай халыкларында һәм кыпчакларда (команнарда - аларның үзатамалары куу (аккош) һәм -ман аффиксыннан барлыкка килгән) тотем булып санала. Алтай кабиләләре - командиннәр һәм лебединнәрнең ыруг-кабилә атамасы, шулай ук борынгы Лебедия-Леведия иленең исеме дә әлеге кошка бәйле. Бурят фольклорында кыз кыяфәтендәге Аккошның 11 хорин ыруының борынгы нәсел башы булуы турындагы сюжет киң таралган. Ихтимал, мондый риваятьләр Алтай командиннәренә һәм кыпчакларга (команнарга), димәк, төрле татар кабиләләренең борынгы бабаларына да билгеле булгандыр. Әлеге фольклор әсәрләренең сюжет юнәлеше борынгы төркиләрнең ыругларга нигез салган ата-бүре һәм ана-бүре турындагы риваятьләренә якын. Саф мәхәббәт һәм өмет символы буларак, Аккош образы татар халык җырларында, бәетләрендә, шулай ук хәзерге әдәбиятта, аеруча поэзиядә очрый.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]