Аксубай чуаш педагогия укуханәсе
Аксубай чуаш педагогия училищесы | |
---|---|
Элеккеге исемнәр | Аксубай чуаш педагогия техникумы |
Нигезләү елы | 1932 |
Ябылу елы | 1956 |
Урын | Аксубай |
Аксубай чуаш педагогия училищесы (чуаш. Аксу чӑваш педагогика училищи) — Аксубайда урнашкан уку йорты. 1932—1956 елларда эшләгән.
1932 елда Сөнчәледә[1] чуаш педагогия техникумы буларак ачылган, 1933 елда Аксубайга күчерелгән. Татарстан АССР (Аксубай, Норлат, Чирмешән, Биләр, Яңа Чишмә, Чүпрәле районнары) һәм Самар өлкәсе (Чаллыбаш районы) чуаш мәктәпләре өчен укытучыларны хәзерләгән. 1937 елдан — укуханә.
Милли мәктәпләрдә укытуны рус теленә күчерү сәбәпле, 1956 елда ябылган. ТАССР мәгариф халык комиссариаты карары нигезендә, укуханә 1956 елның 1 августыннан эшчәнлеген туктата. Студентлар Тәтеш педагогика училищесындә укуларын дәвам итәргә мәҗбүр була. Аксубай районы башкарма комитетының № 12 10.07.1956 карары белән укуханә бинасы 150 балага исәпләнгән мәктәп-интернат итеп файдаланыла башлый[2]
Укуханә директорлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1932 — А. Ислюков (Сөнчәле чуаш педагогия техникумы директоры)
- 1942, март-1944, октябрь — Тарас Василий улы Семенов
- 1944, октябрь - 1948 — Иван Никифор улы Июдин
- 1948-1949 — И.З. Захаров
- 1949-1956 — Маркел Мирон улы Галкин
Укуханәне тәмамлаучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Барлыгы 20 чыгарылыш була. 1948 елгы 14нче чыгарылышка укуханә 1 134 укытучы (шуның 161е читтән торып) әзерләп чыгарган.
- Алексей Алексей улы Харитонов (19.12.1932, Медянка, Аксубай районы), Лаеш авыл хуҗалыгы техникумы директоры (1999 елга кадәр).
- Аркадий Дмитрий улы Проськин (1951 елда тәмамлаган), геолого-минералогия фәннәре кандидаты (Беларусия) [3].
Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Укуханәдә рус теле һәм чуаш теле укытучысы булып чуаш язучысы Ефрем Еллиев (1907-1942) эшләгән.
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ http://arhiv.tatarstan.ru/rus/info.php?id=608132(үле сылтама)
- ↑ Аксубай гимназиясе сайты
- ↑ Беларусия милли китапханәсе(үле сылтама)