Актаныш районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Bu mäqäläneñ Latin älifbasındağı igezäge bar.

Актаныш районы
Актаныш районы гербы
Актаныш районы картасы
Актаныш харитасы
Өлкә Татарстан
Нигезләнгән 1930 ел
Башкала Актаныш
Район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов
Район башкарма комитеты Фаил Мисбәх улы Камаев
Мәйдан 2600 км2
Сайт Рәсми сайт (рус.)

Актаныш районыТатарстан Республикасының төньяк-көнчыгышында урнашкан муниципаль район. 28 авыл җирлеге һәм 87 авылдан тора.

Эчтәлек

[үзгәртү] Табигате

Районда урманнар аз, файдалы казылмалар юк. Татарстаннның иң зур сазлыгы – Көләгәш күле шунда урнашкан.

[үзгәртү] Халык

[үзгәртү] Милләтләр

Хәзерге вакытта районда 32 мең кеше яши. Шулардан татарлар – 98,07 %, марилар – 1,83 %, урыслар – 0,09 %

[үзгәртү] Икътисад

Район үзәгендә "Актанышнефтепродукт", Актаныш коры сөт заводы, "Актаныш икмәк копминаты", "Актаныш элеваторы", "Актанышагропромснаб", "Актаныш инкубаторы" , "Хезмәт ҖЧҖ" , "Актаныш агрегат заводы" исемле оешмалар бар.

[үзгәртү] Авыл хуҗалыгы

Районда 25 авыл хуҗалыгы оешмасы бар. Бодай, карабодай, солы һ.б. үстерелә.

[үзгәртү] Мәгариф

Районда урта, төп, башлангыч, коррекцион мәктәпләр, кадет мәктәбе, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, һөнәри лицей урнашкан. Балаларның һәм яшүсмерләрнең иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан, сәнгать мәктәбе, спорт мәктәбе һәм Балалар Иҗат Үзәге ачылган.

[үзгәртү] Мәдәният

Районда 108 мәдәният оешмасы бар, шулардан авыл мәдәният йортлары – 34, авыл клублары – 33, район мәдәният йорты. "Яшьлек" яшьләр үзәге, Актаныш туган якны өйрәнү музее.

[үзгәртү] Күренекле кешеләр

Актаныш ягы әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә билгеле күп шәхесләр биргән төбәк.

Әдәбият галимнәре һәм тәнкыйтьчеләр: Зәет Мәҗит улы Мәҗитов (ул шагыйрь дә, Иске Айман, 1927—2000), Нур Габделхәй улы Гыйззәтуллин (Яңа Байсар авылы, 1928—2004), Наип Хәбибназар улы Лаисов (Түбән Яхшый, 1935), археограф, библиограф, әдәбият белгече Альберт Сәет улы Фәтхи (Такталачык, 1937—1992); драматург Риза Ишморат (Риза Фәхретдин улы Ишморатов, Уразай, 1903—1995); язучылар: Марат Әмирхан улы Әмирханов (Кәзкәй, 1933), Вахит Шәйхенур улы Имамов (Иске Байсар, 1954); шагыйрьләр: Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Гамил Афзал (Гамил Гыймазетдин улы Афзалов, Такталачык, 1921 — 2003), Мөхәммәт Мирза (Илфак Мирза улы Ибраһимов, Чалма-нарат, 1953), Роза Заһит кызы Хәлиуллина (Әҗәкүл, 1931), Эльмира Мөхәммәтулла кызы Шәрифуллина (Зөбәер, 1947), Фәйрүзә Әсгать кызы Мөслимова (Иске Балтач, 1954); фән докторлары: филология фәннәре докторы, профессор Габделхәй Хөррәм улы Әхәтов (Иске Айман, 1927—1986), тел Галимәсе, Казан педагогика университеты профессоры, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты Клара Зыя кызы Зиннәтуллина (Иске Семистрау, 1935), гидромеханик, техник фәннәр докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Назыйф Хәтмулла улы Зиннәтуллин (Актаныш, 1936), сәнгать фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Мөхәммәтгали Гыйльмегали улы Арсланов (Түмерҗә, 1947); артистлар: актер, режиссер, Татарстанның атказанган артисты Мөхтәр Исхак улы Мутин (Такталачык, 1886—1941), опера җырчысы Салих Дәүләтьяр улы Хөснияров (Теләкәй, 1915—1992), Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Әлфия Афзал кызы Афзалова (Актаныш, 1933), Хәнәви Хәмзә улы Шәйдуллин (Табанлы Күл, 1938—2001), Кирам Шәйхиан улы Сатиев (Татар Ямалы, 1955); Газинур Мулланур улы Фарукшин (Ирмәш, 1956), Асаф Әсгать улы Вәлиев (Адай, 1959), Лилия Әбүгали кызы Муллагалиева (1979); композиторлар: Рәис Нәгыйм улы Нәгыймов (Күҗәкә, 1954), Илгиз Тимершәех улы Закиров (Аеш, 1954), Азат Нәһерлегаян улы Хөсәенов (Әтәс, 1959), Инсаф Әхнәф улы Хәбибуллин (Ирмәш, 1967); рәссамнар: Татарстанның халык рәссамы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, сынчы Васыйл Малик улы Маликов (Иске Кормаш, 1924—1992), сынчы, график Зилфәт Рәүф улы Басыйров (Иске Кормаш, 1922—2001) һ.б. Актаныш районы авылларында туып үскәннәр.

[үзгәртү] Искәрмәләр

[үзгәртү] Чыганаклар

Шәхси кораллар
Исемнәр мәйданы

Төрләр
Хәрәкәт
Күчү
катнашу
Кораллар
Башка телләрдә