Ак Бүре (спорт мәктәбе)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ак Бүре (спорт мәктәбе) latin yazuında])

Ак БүреКазандагы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе.

Әлеге спорт мәктәбе 2000 елда оеша һәм Совет районының балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе дип атала. 2006 елда исә ул «Ак Бүре» исемен ала. Монда балалар теннис, ирекле көрәш, дзюдо, каратэ, фигуралы шуу һәм хоккей белән шөгыльләнә.

Ак Бүре элек-электән ерак бабаларыбыз - төркиләрнең тотемы булып саналган. Кешеләр аның гадәттән тыш көчкә ия булуына, авыр чакта ярдәмгә килүенә ышанганнар. Ак бүре исемен йөрткән бу мәктәп тә — балаларның чын дусты. Чөнки монда балаларның хыяллары чынга аша.

«Ак Бүре» боз аренасы 2005 елның августында Казанга мең ел тулу уңаеннан ачыла. Октябрь аенда исә 1996-1999 елларда туган балалар арасыннан шайбалы хоккей буенча дүрт укыту-күнекмә бирү төркемнәре төзелә. Даими шөгыльләнүләрнең нәтиҗәсе озак көттерми: 2005-2006 еллар сезонында «Ак Бүре» яшүсмерләр командасы «Алтын шайба» бүләгенә үткәрелгән ярышларда беренче урынны ала.

Бүгенге көндә «Ак Бүре»дә 8 яшьтән алып 14 яшькәчә малайлар шөгыльләнә. Алар яшь буенча 7 төркемгә бүленә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]