Ак каен

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Ак кае́н - татар мифологиясендә һәм фольклорында - изге агач. Яктылык, чисталык һәм гүзәллек символы буларак, каен күп кенә Көнчыгыш һәм Көнбатыш мифология системаларында киң таралган. Каенны олылау агач культына - күп кенә халыкларда ыруглык чорында киң таралган табигатькә табынуның бер төренә кайтып кала. Мәсәлән, бурят ыругларында кайбер йолалар изге каенлыкларда гына үткәрелгән; Урта һәм Төньяк Азиядәге кайбер халыкларның шаманнары, йолалар үткәргәнче, җиргә каен ботагы кадап куйганнар. Кемне дә булса шаман дип игълан итәр алдыннан, урманнан казып алынган каенны махсус урынга күчереп утыртканнар. Шаманның шөлдерле барабанының тоткасын да шул каеннан ясаганнар. Каенга табыну йоласы калдыклары татарларда да күзәтелә: кырда ялгыз үсеп утырган каен төбендә куркыныч вакыйгалар һәм күренешләр була: каен янына явыз рухлар килсә, яшен сугу ихтималы бар, дигән ышану яши. Ак каенны татарлар зират агачы буларак хөрмәт итәләр (хәзерге вакытка кадәр «каен зираты» дигән гыйбарә сакланган); бу карашлар үлгәннәрнең җаннары зиратта үскән каеннарга яки аларның яфраклары арасында сайраган кошларга күчә дигән ышанудан килә. Кәләшне усал рухлар сихерләвеннән саклау өчен аны, гадәттә, туй алдыннан мунчада каен себеркесе белән чабындырганнар. Идел буе Болгары дәверенә караган «Айдар хан һәм Мөхәммәд илчеләре» хикәясендә Пәйгамбәр илчеләренең болгар патшасы Айдар ханның кызын каен чыбыкчалары белән дәвалавы турында сүз бара. Каенга табыну күпсанлы әйтемнәрдә, мәкальләрдә, шулай ук халык җырларында чагылыш тапкан.

Чыганаклар[үзгәртү]