Ак ябалак

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Иркәк ак ябалак
Теше ак ябалак

Ак ябалак (лат. Bubo scandiacus, Nyctea scandiaca) — ябалак кошлар семьялыгының кошлар төре. Элек аерым Nyctea ыругына чыгардылар. Хәзер исә Bubo (өкеләр) ыругына керттеләр.

Ак ябалак — тундрада ябалаклардан иң зур кош. Башы йомры, күзләренең төсле катлавы утлы-сарылы. Тешеләр иркәкләрдән зуррак. Иркәкнең гәүдәсе озынлыгы 55–65 см җитә, авырлыгы — 2–2,5 кг, тешенең исә — 70 см һәм 3 кг. Канатлары колачы 142–166 см. Төсе күзгә ташланмый торган: җиткән кошлар ак төсле кара тимгелләр белән. Бу төс кошны карда яшерә. Тешеләр һәм яшь кошларда тимгелләр саны иркәкләргә караганда артык. Балалары көрән төсле. Томшыгы кара төсле.

Ауразия, Төньяк Америка, Гренландия тундра зонасында һәм Төньяк Боз океаны кайбер утрауларында яши. Өлешчә күчмә кош.

Мәдәнияттә[үзгәртү]

Кайерканның гербы

Ак ябалак Кайерканның (хәзер — Норильскның районы) гербында сурәтләнгән.