Алабуга

Wikipedia проектыннан

Латин хәрефләре белән язылганны карарга: Alabuğa

Алабуга
Шәһәр
Герб
Герб
Ил Рәсәй
Өлкә Татарстан
Шәһәр башлыгы И. Гафуров
Нигезләнгән /
Беренче телгә алу
XI гасыр
Шәһәр статусы алу датасы 1780
Мәйдан 18,4 км2
Климат уртача
Официаль тел урысча, татарча
Халык саны 69 981 кеше (2008)


АлабугаТатарстан Республикасының төньяк-көнчыгыш өлешендәге шәһәр, Кама елгасына Туйма елгасы кушылган урынында уң ярындагы пристань. Әгерҗе - Акбаш юлының Тихоново тимер юл станциясенең көньяк-көнбатышына таба 14 км ераклыкта урнашкан.

Казаннан 215 км ераклыкта урнашкан. Мәйданы 18,4 км2. Халкының саны – 69 981 кеше (2008).

2007 елда Алабуга шәһәре үзенең меңъеллыгын билгеләп үтте.

Эчтәлек

[үзгәртү] Тарих

XI гасырның беренче яртысында барлыкка килгән.
1780 елга хәтле Трехсвятское сарай авылы, аннары Вятск өязенең, соңыннан Вятск губернасының шәһәре.
1920 елдан бирле Татарстан Республикасы составында
1920-1928 елларда - кантон үзәге
1930 елдан башлап Алабуга районы үзәге.

[үзгәртү] Сәнәгать

  • "Прикамнефть" нефть-газ чыгару идарәсе
  • җиңел машиналар заводы
  • металл арматура заводы
  • тимер-бетон конструкцияләре заводы
  • кирпеч заводы
  • мәктәп җиһазы фабрикасы
  • тегү фабрикасы
  • ит-консерва комбинаты
  • сөт комбинаты
  • ипи заводы
  • сыра заводы
  • ЗАСС Алабуга - Делонги заводы, майлы радиатор эшлэу

[үзгәртү] Мәгариф

  • Педагогия институты
  • Медик училищесы
  • Сәнгать училищесы
  • Урта махсус милиция мәктәбе

[үзгәртү] Мәдәният

  • И.И. Шишкинның музей йорты
  • Н.А. Дурованың музей йорты
  • М.И. Цветаеваның музее

[үзгәртү] Сылтамалар