Алай

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алай latin yazuında])
Болгар-татар гаскәриләре

Алай яки полк (әтрәт) — барча кораллы көчләренең һәр гаскәр төрендә һәм махсус гаскәрләрдәге хәрби өлеш. Алайның укчы, җәяү гаскәрләр, атлы гаскәрләр, танк, әртиллирия, авиация, ракета һ.б төрләре бар. Һәрбер алайда мөстәкыйль штаб, берничә батальон (дивизион, эскадрилья, рота), тәэминат бүлекчәләре һәм эчке бүлекчәләр бар. Алай, гадәттә, берләшмәләр (төмән, бригат) составына керә.

Алай кыяфәтендәге хәрби берәмлек, башта 10 гасырда барлыкка килеп, төрле армияләрдә төрле исемнәр белән аталган. Алай төзелеш ягыннан үзгәреп торган. Беренче бөтендөнья сугышында җәяү гаскәрләр алае 3—4 батальон (һәр батальонда 3—4 рота)дан гыйбарәт булган. Беренче бөтендөнья сугышы гарәфәсендә танк, моторлаштырылган авиация, һава десанты һ.б. алайлар барлыкка килгәннәр. Җәяү гаскәрләр алайларына исә әртиллирия, минаткыч (миномет), танк, зенит уксибәрләре бүлекчәләре һ.б. кертелгән.

Кайбер армияләрдә (АКШ һ.б. дәүләтләрдә) алай урынын сугыш төркемнәре билиләр.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]