Александр Алемасов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Алемасов latin yazuında])
Александр Алемасов
ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты 1 нче сәркатибе
Вазыйфада
26 август 1937 – 9 март 1942
Аңа кадәр Альфред Лепа
Дәвамчысы Анатолий Колыбанов
Туган 1902(1902)
Златоуст, Златоуст өязе, Өфе губернасы, Россия империясе
Үлгән 1972(1972)
Воронеж, ССРБ
Белем Кызыл профессура институты[d]

Алема́сов Александр Михаил улы (1902, хәзерге Чиләбе өлкәсе Златоуст шәһәре - декабрь 1972, Воронеж шәһәре), НКВД һәм ВКП(б) эшлеклесе. Татарстанда татар зыялыларына каршы массакүләм сәяси репрессияләр оештыручы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Златоустта чиркәү мәктәбен (1914), Кызыл профессура институтын (Ростов шәһәре, 1931), Кызыл профессура тарих-партия институтын (1933) тәмамлый.

1914-19 елларда Златоуст оешмаларында эшли. 1920 дән Кызыл Армия сафында - Польша фронтындагы 4 нче укчылар дивизиясенең 28 нче полкында уксибәрче, разведчиклар такымында сәяси җитәкчесе (политрук). 1922-25 елларда Хәрби диңгез флотында - «Парижская коммуна» линкорында һәм «Ленин» канонер көймәсендә өлкән электрик.

1927 дән партия эшендә: ВКП(б)ның Прохладный райкомында, аннары Кисловодск шәһәр комитетындә агитация-пропаганда бүлеге мөдире (1927-29), җаваплы сәркатиб (1929-30). 1930 елда Алемасов Минеральные Воды тимер юл станциясенә, соңрак Ростовтагы паровозлар ремонтлау заводына (1931-32) партком сәркатибе итеп билгеләнә. 1933-35 елларда Воронеж паровозлар ремонтлау заводында парторг; 1935-36 да ВКП(б)ның Воронеж шәһәр комитетындә 2 нче сәркатиб. 1937 елның июль-сентябрь айларында ТАССР эчке эшләр халык кәмисәре. 1937-42 дә ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты 1 нче сәркатибе. Татарстанда массакүләм сәяси репрессияләрне оештыручыларның берсе.[1][2] 1942 дән ВКП(б)ның Ленинск-Кузнецк, Тум, Кременчуг шәһәр комитетларында сәркатиб. СССР (1937-46), ТАССР (1938-42) Югары Шуралары депутаты.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләүләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ленин, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]