Александр Куприн
| Александр Иван улы Куприн | |
Портрет
|
|
| Тулы исеме | Александр Куприн |
|---|---|
| Һөнәре | язучы |
| Туу датасы | 26 август 1870 |
| Туу җире | Русия империясы, Пенза губернасы, Наровчат авылы |
| Гражданлыгы | Русия империясы |
| Үлем датасы | 25 август 1938 (67 яшь) |
| Үлем җире | Ленинград |
| Сайт | Рәсми сайт |
Александр Иван улы Куприн (рус. Александр Иванович Куприн) — танылган рус язучысы.
Биография[үзгәртү]
Куприн 1870 елның 26 августында Пенза губерниясы Наровчат авылында туа. Әтисе 1871 елда үлә. 1873 елда Купринның әнисе толлар йортына күчә. Балачактан ук Куприн энергиялеге, лидерлыкка омтылу һәм фантазиясе белән аерылып торган.
1888 елда Мәскәү Александров хәрби училищесына укырга керә. Аннан 1890 елда подпоручик чинында чыга. Уку чорында беренче хикәясен яза. Армиядә Куприн 4 ел була һәм 1894 елда отставкага чыга.
Соңыннан ул Русия һәм Украина буйлап сәяхәт итә. 1890 елларда Киевта яши, анда "Киев төрләре" дигән очерклар сериясын яза. Киев периодында "Гаҗәп доктор" әсәрен яза.
1901 елда Куприн Петербургка күчә. Бу заман аның иҗат чәчәк ату чоры булып санала.
1920 — 1937 елларда ул эмиграциядә була. 1937 елның май аенда Куприн Ленинградка кайта һәм шунда, 1938 елның 25 августында үлә.
Сылтамалар[үзгәртү]
| Викиөзектә?Александр Иванович Куприн, Александр Иванович | |
| Викитекада? Куприн, Александр Иванович | |
| Викиҗыентыкта? Куприн, Александр Иванович |
- Куприн Либ.ру сайтында (рус.)
- Куприн сайты(Алмания) (рус.)