Александр Чиндаров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Александр Чиндаров

Һөнәре генерал-полковник
Туу датасы 14 сентябрь 1948(1948-09-14) (65 яшь)
Туу җире Буа, Татарстан АССР, ССРБ
Ватандашлыгы СССР байрагы ССРБ
Бүләк һәм премияләре Кызыл Йолдыз ордены

Александр Чиндаров (1948 е.т.) - СССР байрагы ССРБ, Русия хәрби эшлеклесе, отставкадагы генерал-полковник.

1948 елның 14 сентябрендә Татарстан АССРның Буа районында Буа шәһәрендә туган.

1971 елны Рәзән югары хәрби һава десанты башлык уку йортын тәмамлый.

1971 елдан 80-нче парашют-десант полкында батальонының элемтә башлыгы, гранатомет взводының командиры. 1975 елдан 1976 елга хәтле — штаб башлыгы, парашют-десант батальоның командирының урынбасары. 1976 елдан 1977 елга хәтле — 80-нче парашют-десант полкының штаб башлыгының урынбасары.

1977 елдан 1980 елга хәтле — М.В. Фрунзе исемендәге хәрби академиясының укучысы.

1980 елны Әфганстан Демократик Республикасына җибәрелә. Батырлык һәм десантчылар белән оста җитәкчелек итү өчен Кызыл Йолдыз орденына лаек була.