Алексей Яһудин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алексей Яһудин latin yazuında])
Алексей Яһудин
Алексей Ягудин
Туган телдә исем Алексей Константин улы Яһудин
Туган 18 март 1980(1980-03-18) (44 яшь)
Ленинград
Милләт рус (?)[1].
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер П. Ф. Лесгафт исемендәге Милли дәүләт физик тәрбия, спорт һәм сәламәтлек университеты[d]
Һөнәре спортчы (бозда фигуралы шуу)
Җефет Татьяна Тотьмянина
Балалар кызы Лиза (2009)
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре
4 дәрәҗә Ватан алдында казанышлары өчен ордены
4 дәрәҗә Ватан алдында казанышлары өчен ордены
.

 Алексей Яһудин
Алексей Ягудин
Викиҗыентыкта

Алексей Яһудин (Алексей Константин улы Яһудин, рус. Алексей Константинович Ягудин) — Россия спортчысы, бозда фигуралы шуу буенча 4 мәртәбә дөнья чемпионы, Олимпия уеннары (2002) чемпионы, 3 мәртәбә Европа чемпионы, 4 мәртәбә Россия вице-чемпионы. Россиянең атказанган спорт остасы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1980 елның 18 мартында Ленинградта туган. Әтисе белән әнисе Алексейга 8 яшь булганда аерылышканнар. Алтын медальгә урта мәктәпне (1997), П.Ф. Лесгафт исемендәге Санкт-Петербург дәүләт физик тәрбия академиясен (2002) тәмамлаган.

Спорт карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

4 яшеннән фигуралы шуу секциясендә шөгыльләнә башлаган. 18 яшендә дөнья һәм Европа чемпионы, 22 яшендә Олимпия уеннары чемпионы була. 2003 елда зур спорттан китә.

Тренерлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1984-1992 Александр Майоров.
  • 1992-1998 Алексей Мишин, хореограф Владимир Ульянов.
  • 1998-2003 Татьяна Тарасова, хореограф Николай Морозов.

Спортта яулаган үрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ир-егетләр (ялгыз шуу)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ел Чемпионат Шәһәр Нәтиҗә
2002 Олимпия уеннары Солт-Лейк-Сити Алтын медаль
2002 Дөнья чемпионаты Нагано Алтын медаль
2001 Дөнья чемпионаты Ванкувер Көмеш медаль
2000 Дөнья чемпионаты Ницца Алтын медаль
1999 Дөнья чемпионаты Һелсинки Алтын медаль
1998 Дөнья чемпионаты Миннеаполис Алтын медаль
1997 Дөнья чемпионаты Лозанна Бронза медаль
1996 Яшьләр дөнья чемпионаты Брисбен Алтын медаль

Зур спорттан киткәч[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аягы авырту сәбәпле зур спорттан киткәч, һөнәрмәнд спортчылар катнашында уза торган дөнья буйлап шоуларда, турнирларда катнашуын дәвам итә. Телевидение тапшырулары өчен сценарийлар яза. Җырлый, клиплар төшерә. Сериалларда рольләр башкара.

Фильмографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2008-2009 «Эссе боз» (Жаркий лёд) — Рома Козырев.
  • 2009 «Капитан Немов йөрәге» (Сердце капитана Немова) — Петелин.
  • 2012 «Кыззлар» (Деффчонки).
  • 2013 «Маша һәм аю» (Маша и Медведь) — Илья.
  • 2015 «Анжелика» (сериал) — Роман (баш рольләрнең берсе).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кино-театр.ру сайты

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]