Алинә Кәримова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Алия Кәримова
Псевдонимнар: Алёна Кәримова
Туу датасы: 14 июнь 1976(1976-06-14) (38 яшь)
Туу урыны: Кызыл-Кыя, Ош өлкәсе, Кыргызстан
Эшчәнлек төре: шагыйрә, тәрҗемәче
Юнәлеш: шигърият

Алия Каюм кызы Кәримова (тәхәллүсе — Алёна Кәримова[1]) — рус телендә иҗат иткән шагыйрә, тәрҗемәче, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2006 елдан).

1976 елның 14 июнендә Кыргызстанның Ош өлкәсе Кызыл-Кыя шәһәрендә туа. 1993 елда Казан дәүләт университеты каршындагы 1 нче номерлы лицейда укый, 1999 елда Казан дәүләт университетының физика факультетын тәмамлый. Университетта укыган дәвердә Марк Зарецкий җитәкләгән Максим Горький музее каршында оештырылган әдәби берләшмәгә йөри, өч ел дәвамында берләшмәне җитәкли.

Алия Кәримованың беренче мәкаләсе 1995 елда «Идел» журналында дөнья күрә. Шуннан соң аның язмалары «Знамя», «Новый мир», «Наш современник», «Юность», «Октябрь», «Дружба народов», «День и Ночь», «Луч» журналларында басыла. 2006 елда Татарстан китап нәшриятында ул «Другое платье» исемле шигырьләр китабын бастыра.

Шулай ук татар шигъритен тәрҗемә итә. Ул Саҗидә Сөләйманова, Илдар Юзеев, Равил Фәйзуллин, Рәдиф Гаташ, Мөхәммәт Мирза, Харрас Әюп шигырьләрен тәрҗемә итә.

Чыганаклар[үзгәртү]

  • Әдипләребез — 1 нче том. Төзүчеләре — Рәис Даутов, Равил Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009.

Искәрмәләр[үзгәртү]