Алмаз Юлдашев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Алмаз Юлдашев

Тулы исеме Алмаз Кыям улы Юлдашев
Һөнәре галим, техник фәннәр докторы
Туу датасы 26 июль 1926(1926-07-26)
Туу җире Чистай
Милләте татар
Үлем датасы 5 гыйнвар 2010(2010-01-05) (83 яшь)
Үлем җире Казан
Әтисе Кыяметдин Исхак улы Юлдашев, шагыйрь

Алмаз Юлдашевтатар галиме, трактор двигательләре гыйлеме белгече, техник фәннәр докторы, ТР ФАнең мөхбир әгъзасы, Русиянең атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының атказанган механизаторы.

Тормыш юлы[үзгәртү]

1926 елның 26 июлендә Татарстан Республикасының Чистай шәһәрендә укытучылар гаиләсендә туа. Атасы Кыям Юлдашевҗәдитче мөгаллим, шагыйрь.

Алмаз Юлдашев 1949 елда "моторлар төзү" белгечлеге буенча Казан авиация институтын тәмамлый. 19491955 елларда Казанның 708 нче заводында конструктор. 1959 елдан Казан авыл хуҗалыгы институтында доцент булып эшли башлый, 19621985 елларда "Тракторлар һәм автомобильләр" каферасы мөдире. 1961 елда кандидатлык диссертациясе һәм 1988 елда докторлык диссертациясе яклый. 1989 елда аңа профессор исеме бирелә. 320дән артык фәнни хезмәтләре бар, шул исәптән «Тракторлар һәм автомобильләр» исемле дәреслек, ике монография, русча-татарча техник терминнар сүзлеге. Төп хезмәтләре эчке янулы двигательләр эшенең динамик сыйфатламаларын билгеләүгә карый. Фәнни хезмәтләренең нәтиҗәләре Владимир трактор заводында, КамАЗ һәм ГАЗ заводларында гамәлгә кертелә. Аның җитәкчелеге астында 3 фәннәр докторы һәм 12 фәннәр кандидаты әзерләнә.

Фәнни хезмәтләре[үзгәртү]

  • Русча-татарча техник терминнар сүзлеге / А. К. Юлдашев, Ә. З. Әфләтунов, Ә. Х. Җомагылов, Р. Г. Нуруллин. – Казан: Мәгариф, 2000. – 256 б. – Библиогр.: 256 б. (15 исем.). – 1000 д.
  • Юлдашев А. К. Тракторлар һәм автомобильләр : югары уку йортлары өчен д-лек / А. К. Юлдашев, Ә. Х. Җомагылов. – Казан : Мәгариф, 1999. – 335 б.: рәс., табл. – Библиогр.: 331 б. (11 исем). – 1000 д.

Сылтамалар[үзгәртү]