Алтынкүзләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Chrysopa oculata.jpg

Алтынкүзлә́р (Chrysopidae) - челтәрканатлылар отрядыннан бер семьялык. 25-35 мм озынлыктагы, нәфис гәүдәле, чагыштырмача кечкенә бөҗәкләр, бик күп буй һәм аркылы җепселләре булган 2 пар үтә күренмәле канатлары бар. Мыеклары озын, күп буынтыклы, авыз әгъзалары кимерә торган типта. Зурлары еш кына яшькелт төстә, күзләре чыгынкы, ялтыравыклы, алтынсыман (исеме шуннан алынган). Хәрәкәтсез вакытта канатлары түбә рәвешен ала. Акрын очалар. Ана бөҗәк йомыркаларын яфракка ябышкан озын кылсыман сабакка сала. Личинкаларының гәүдәсе йомшак, төерләр һәм озын төк белән капланган. Авызы корбаннары тәненнән сок суыру өчен үзгәрә. Актив ерткычлар, үсемлекләр буенча иркен үрмәлиләр, үлән бетләре, бәбәк төргечләр, яфрак төргечләр, бөҗәкләрнең яшь кортлары һәм йомыркалары белән туеналар. Кайбер төрләре үзләренең үсеш дәверендә 300-400 үлән бетен юк итәргә мөмкин. Үсешне төгәлләп, личинка яфрак астында озынча, төк белән капланган кузы үрә һәм курчакка әверелә. 800 дән артык төре билгеле. Татарстан территориясендә, үлән бетләре санын табигый җайга салучы буларак, зур әһәмияткә ия булган гади алтынкүз төре (Chrysopa carnea) очрый. Бу төр башка энтомофаглар белән беррәттән Республика үсемлекләрне саклау станциясе биофабрикасында үрчетелә һәм басуларга чыгарыла. Табигатьне файдалы бөҗәкләр белән баетуның мондый ысулы үсемлекләрне корткычлардан саклауның биологик ысулы булып тора.

Матур алтынкүз (C. perla) Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән.

Чыганаклар[үзгәртү]