Алтын коңгызлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Алтын коңгызлар
Фәнни классификация
Патшалык: Хайваннар
Тип: Буынтыкаяклылар
Сыйныф: Бөҗәкләр
Ассыйныф: Канатлылар
Отряд: Катыканатлылар
Гаиләлек: Алтын коңгызлар
Латин атамасы
Buprestidae

Wikispecies-logo.svg

Викитөрләрдәге систематика

Commons-logo.svg
Рәсемнәр
Викиҗыентыкта

ITIS 114968
NCBI 50527

Алты́н коңгызла́р, ялтырлар (лат. Buprestidae) - коңгызлар гаиләлеге. Барлыгы 12 меңләп төре билгеле, тропик поястагы фауна аеруча бай. Россиядә 200 дән артык төре бар (аларның 100 ләп төре - агаччыл һәм куакчыл үсемлекләрне зарарлаучылар), Татарстан территориясендә 30 га якын төре бар.

Гәүдәсенең озынлыгы 2-32 мм, яссы, озынча, очы тарайган. Төсе ачык: яшел, зәңгәр, җирән-кызыл, алтын төсендә (исеме шуннан алынган). Коңгызлар җәй башында күренәләр һәм кызу көннәрдә актив очалар. Барлык агачларның һәм куакларның кәүсәләрендә һәм ботакларында, кайберләре чәчәкләрдә очрый. Ана коңгыз ярылган урынга, ярыкка, кайры астына яки аның шома өслегенә берәрләп яки бик күп итеп йомырка сала. Личинкаларының озынлыгы 4-70 мм, аяксыз, саргылт-ак төстә, ялпак гәүдәле. Комга охшаш соры он белән тыгызлап томаланган, такыр, борылмалы, озын юллар салып, агач кайрысы астында, агач төбендә, коры-сарыда, корыган агачларда, бүрәнәдә, агач каралтыларда ел дәвамында (кайвакыт 2-3 ел) үсә. Кереп-чыгып йөрү юлының азагында личинкаларның курчакка әйләнү урыны бар. Курчактан барлыкка килгән яшь коңгызлар кимереп эллипс формасында тишек ясыйлар һәм очып чыгалар.

Чәчәк серкәсе, яфрак тукымалары белән туеналар. Зәгыйфьләнгән, кипкән яки яңа гына кискән яфраклы һәм ылыслы агачларда урнашалар. Гадәтиләре: зур нарат алтын коңгызы (Buprestis mariana), зәңгәр нарат алтын коңгызы (Phaenops cyanea), дүрт төрткеле алтын коңгыз (Anthxia quadripunctata), бәләкәй алтын коңгыз (Trachis minima).

Чыганаклар[үзгәртү]