Альберт Фәтхи

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Альберт Фәтхи latin yazuında])
Альберт Фәтхи
Туган телдә исем Альберт Сәет улы Фәтхиев
Туган 8 июль 1937(1937-07-08)
Актаныш районы, Такталачык авылы
Үлгән 1992(1992)
Казан
Милләт татар
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре археограф

Альберт Фәтхитатар галиме, борынгы татар әдәбияты белгече-археограф.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Альберт Сәет улы Фәтхиев Актаныш районының Такталачык авылында 1937 елның 8 июлендә дөньяга килгән, яшьли атасыз калган бала (әтисе Сәет ага фронтта һәлак булган) мәктәптә тырышып укып, аннан университетта белем ала. Үз халкының рухи мәдәнияте буенча югары квалификацияле белгеч булып өлгерә. Альбертның беренче фәнни хезмәтләре студент елларында ук республика матбугатында басыла. 1959 елда татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, фәнни китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә эшли башлый. Аның уникаль хәтере, тирән белеме студентлар, галимнәр өчен дә кыйммәтле чыганак вазифасын үти.

Укыган чагында ук татар милли-мәдәни хәрәкәтендә катнаша. 1966 елны Нурихан Фәттах белән бергәләп бер төркем зыялыларның Болгарга беренче сәяхәтен оештыра[1].

Альберт Фәтхи ике дистә еллап дәвам иткән әдәби эшчәнлеге чорында татар әдипләре һәм галимнәренең кулъязма мирасын өйрәнүгә бәйле тасвирламалар туплый. Һәм аларны 1960, 1962, 1968, 1980 елларда китап итеп бастырып чыгара.

Алтмышынчы елларның икенче яртысында Әхнәф Харисовның татар әдәби мирасын ясалма рәвештә башкортлаштырырга омтылып язган «Башкорт халкының әдәби мирасы. XVIII-XIX гасырлар» (Уфа, 1965) дигән китабы басылып чыкты. Бу китап 1973 елда рус телендә дә дөнья күрде. Фәнни гаделлекне тирән аңлаган А. Фәтхи әлеге басманың эчтәлегенә мөнәсәбәтен белдереп, «Казан утлары» журналының 2 нче санында (1968) «Мәгърифәт төбәкләре һәм әдәби багланышлар» дигән күләмле мәкаләсен бастырып чыгарды. Ул анда Ә. Харисовның фәнни, нәзари, гамәли хаталарын объектив рәвештә тәнкыйтьләгән иде.

Тирән фактик материалларга нигезләнеп язылган бу хезмәт авторга, куанычлар белән бергә, зур борчулар да китерде. Торгынлык елларына хас булганча, бу кыйммәтле фәнни хезмәт авторы рәсми идеология ялчылары тарафыннан төрлечә эзәрлекләнә башлады.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйльми хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Фәтхи А. Азатлык өчен көрәшләрнең яңа бер әдәби документы. Салават бәете.//КУ. - 1967. - N 5. - Б. 121-125.
  • Фәтхи А. Мәгърифәт төбәкләре һәм әдәби багланыш: лар. //КУ.- 1968.- N 2. - Б. 103-122.
  • Фәтхи А. Кулъязмалар тасвирламасы. V чыгарылыш.

-Казан. 1960.- 62 б.; X чыгарылышы. - Казан, 1962.- 47 б.; XII чыгарылыш. — Казан, 1968. - 83 б.

  • Фәтхи А.С. Татар әдипләре һәм галимнәренең кулъязмалары. КДУ Фәнни китапханәсенә 1959-1969 елларда кергән кулъязмаларның тасвирламасы. - КУН, 1986. — 161 б.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]