Альфред Розенберг

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Альфред Розенберг

Тулы исеме Alfred Ernst Rosenberg
Һөнәре сәясәтче
Туу датасы 12 гыйнвар 1893(1893-01-12)
Туу җире Ревель, Русия Империясе
Үлем датасы 16 октябрь 1946(1946-10-16) (53 яшь)
Үлем җире Нюрнберг, Алманиянең американ буйсындыру өлеше

А́льфред Ро́зенберг (алман. Alfred Ernst Rosenberg; рус. Альфред Вольдемарович Розенберг; 12 гыйнвар 1893, Ревель, хәзерге Таллин — 16 октябрь 1946, Нүрнберг) — рус чыгышлы алман дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, Национал-социалистик алман эшчеләр фиркасенең иң абруйлы әгъзаларыннан берсе.

«Расачылык теориясе», «яһүд мәсьәләсенең ахыргы чишелеше», Версаль килешүеннән кире кагу һәм «сәнгать бозылуына каршы көрәш» төшенчәләренең авторы булып санала.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү]

Баштагы еллар[үзгәртү]

Альфред Розенберг Ревель шәһәрендә алман башмакчы (икенче мәгълүмат буенча — сәүдәгәр) Вольдемар Вилһелм Розенберг һәм француз чыгышлы Эльфрида Каролина Сире гаиләсендә туган.

1910 елда Ревель реаль укуханәне тәмамлагач, Рига политехнка институтының архитектура факультетына укырга кергән. 1915 елда, Риганы алманнар тарафыннан басып алу куркынычы барлыкка килгәч, Розенберг институт белән Иваново-Вознесенскка эвакуацияләнә. Әмма Иваново-Вознесенскида яшәргә һәм укырга теләмәү сәбәпле, Мәскәүгә күчеп китә. 1918 елның гыйнварында Мәскәү югары техника укуханәсен «инженер-төзүче» белгечлеге буенча беренче дәрәҗәле диплом белән тәмамлый.[1]

1918 елның феврелендә Ревельгә кайта һәм алман иреклеләр корпусына керергә тырышып караган, ләкин аны «урыс» буларак кабул итмәгәннәр. Ревель ирләр гимназиясендә укытучы булып эшләгән.

Алманиягә күчеп китү[үзгәртү]

1918 елның ахырында Мүнхенга күчеп киткән; анда ул язучы эшчәнлеге белән шөгыльләнә башлаган. 1919 елда «Туле җәмгыятенә» кабул ителә; анда ул Һитлер белән дуслаша һәм 1920 елда Национал-социалистик алман эшчеләр фиркасенә кабул ителә (625-нче номерлы фирка билеты).

Һитлер шәхси карашлары формалашуына зур йогынты ясаган; Розенберг карашларының күбесе «Майн кампф» китабында файдаланган.

1921 елдан — «Фөлкишер Беобахтер» («Völkischer Beobachter» - "Халкы күзәтүче") НСДАП үзәк басма органының баш мөхәррире. 1923 елда«Сыра путчы» катнашучылардан берсе.

1929 елда «Алман мәдәнияте өчен көрәш берлеге»нә нигез салган. 1930 елда Һессен-Дармштадттан Рейхстаг депутаты булып сайланган.

1934 елның 1 апрелендә НСДАП тышкы сәясәте идарәсенең башында торган. 19341945 елларда — НСДАП гомуми рухи һәм дөньяга караш тәрбияне тикшереп тору буенча фюрер вәкиле. Бөек Ватан сугышы вакытында — Көнчыгыштагы басып алынган территорияләре рейхминистры.

Сугыштан соң[үзгәртү]

Сугыштан соң Алманиянең төньягына качып киткән. 1945 елның 19 маендә Фленсбург шәһәренең һоспиталендә инглиз гаскәрләре тарафыннан кулга алына. 1946 елның 1 октябрендә Нүрнберг трибуналы тарафыннан асып үтерү җәзасына хөкем ителә. Мәхкәмә карары 16 октябрьдә Нүрнберг төрмәсендә башкарылган.

Галерея[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү]