Альфред Халиков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Альфред Хәсән улы Халиков

Альфред Хәсән улы Халиков
Һөнәре тарихчы, археолог
Туу датасы 30 май 1929(1929-05-30)
Туу җире Кизләү авылы, Норлат-Октябрь районы
Милләте татар
Үлем датасы 24 июль 1994(1994-07-24) (65 яшь)
Үлем җире Казан
Бүләк һәм премияләре Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе

Альфред Хәсән улы Халиков — күренекле археолог, тарихчы, тарих фәннәре докторы. Татарлар һәм Татарстан тарихы буенча күпсанлы фәнни хезмәтләр авторы.

Биография[үзгәртү]

1929 елның 30 маенда ТАССРның Кизләү авылында дөньяга килә. 1947 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. 1952 елда аны кызыл диплом белән тәмамлый.

1951 елда ук ул СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалына караган Телләр, әдәбият һәм тарих институтына эшкә урнаша. Анда ул гади фәнни хезмәткәрдән фәннәр докторына һәм профессорга кадәр юлны үтә. 30 елдан артык Институтта археология һәм этнография бүлеген җитәкли. Аның тырышлыгы белән университетта археология музее яңадан ачыла.

Дәрәҗәләр һәм бүләкләр[үзгәртү]

  • Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы (1992);
  • Татарстан АССР атказанган фән эшлеклесе (1974);
  • Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты (1994, үлгәннән соң)

Хәтер[үзгәртү]

Казан шәһәрендә Альфред Халиков исемен йөртүче урам бар.