Әмир Камалиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әмир Камалиев latin yazuında])
(Аманулла битеннән юнәлтелде)
Әмир Камалиев
Туган телдә исем Әмир Аман улы Камалиев
Туган 29 май 1960(1960-05-29)
Шыгай, Апас районы, Татарстан АССР, РСФСР, ССРБ
Үлгән 30 июнь 2019(2019-06-30) (59 яшь)
РФ, ТР, Казан
Яшәгән урын Фатыйх Әмирхан проспекты[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер М. С. Щепкин ис. Югары театр укуханәсе
Һөнәре Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург, режиссер, актер, прозаик
Җефет I — Әнисә Сабирова
II — Рушания Шәфигуллина
Балалар кызы Ләйсән (I никахыннан),
уллары Сәйдәш, Сәгыйть (II никахыннан)
Ата-ана
  • Камалиев Аманулла Хайруллович (әти)
  • Камалиева Хәмсәнә Низамовна (әни)
Бүләк һәм премияләре Туфан Миңнуллин премиясе
Сайт https://artistlar.ru/emir-kamaliev/

Әмир Аман улы Камалиев, әдәби псевдонимы Аманулла (1960 елның 29 мае, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Апас районы Шыгай2019 елның 30 июне, РФ, ТР, Казан) — танылган татар артисты, драматургы, прозаик, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1996 елдан). Туфан Миңнуллин премиясе лауреаты (2019, вафатыннан соң)[2].

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1960 елның 29 маенда Татарстанның Апас районы Шыгай авылында туа. Башлангыч белемне туган авылында алганнан соң күршедәге Сатламыш авылында укуын тәмамлый.

1975 елда Казан моторлар төзү заводы каршындагы 15 нче профтехучиличега укырга керә Токарь һөнәрен үзләштереп, Казан моторлар заводында эшли башлый. 1980-1982 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.

1984 елда Мәскәүдә театр училищесына укырга керә. 1988 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли башлый. 1992 елда аның Аманулла псевдонимы астында "Җәйге кырау" драмасы Чаллыда куела. Шуннан башлап төрле драмалары, җыентыклары чыга.

2019 елның 30 июнендә вафат[3].

Басылган әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Моңлы ядкәр.
  • Бер кирпеч, ике кирпеч.

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәскәүдә укыганда курсташы Әнисә Сабировага өйләнә. Кызы Ләйсән туа. Икенче хатыны Рушания Фаил кызы Шәфигуллина. Уллары Сәйдәш, Сәгыйть[4].

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. бирелмәләр нигезе
  2. Драматургу Аманулле посмертно вручили премию им. Туфана Миннуллина. БТК сайты, 14.12.2019
  3. Танылган артист, драматург Әмир Камалиев вафат. Азатлык радиосы, 30.06.2019
  4. «Һәр язучы да пьеса яза алмый». Әмир Камалиевны искә алу кичәсеннән. «Акчарлак», 19.09.2019, 25-26нчы бит