Америка Кушма Штатлары
|
||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.
Америка Кушма Штатлары (ингл. The United States of America, USA) – Төньяк Америкада урнашкан дәүләт. Мәйданы буенча дөньяда дүртенче урында тора (9 518 900 км²). Халык саны буенча дөньяда өченче урында тора (304 млн. кеше). Башкаласы – Вашингтон шәһәре.
Америка Кушма Штатлары төньякта Канада белән, көньякта Мексика белән чиктәш. Көнбатыштан Тын океан белән, ә көнчыгыштан исә Атлантик океан белән юыла. Административ яктан ил 50 штатка һәм 1 федераль округка (Колумбия) бүленә.
Эчтәлек |
Географик мәгълүмат [үзгәртү]
Географик урнашу [үзгәртү]
Рельеф [үзгәртү]
Файдалы казылмалар [үзгәртү]
Тарих [үзгәртү]
- 1565 — Испанлылар хәзерге АКШ җирлегендә беренче шәһәр — Сент-Огастинны сафка бастыралар.
- 1585 — Роанок исемле беренче колония — британлыларның Американы колонияләштерүенең беренче омтылышы.
- 1607 — Британлылар тарафыннан Джеймстаун исемле (Виргин җире) Төньяк Америкадагы беренче даими-колониянең сафка басуы.
- 1609 — Испанлылар Санта-Фе шәһәрен төзиләр— бу вакыйгадан башлап хәзерге Кушма җирләрне көньяк-көнбатышында испанлыларның иң зур колонияләре урнаша.
- 1620 — Яңа Англиядә Плимут колониясе барлыкка килә.
- 1623 — Нью-Гэмпшир колониясенең барлыкка килүе.
- 1626 — голландлыларның Яңа Амстердам — хәзерге Нью-Йорк шәһәренә нигез салуы.
- 1630 — Британия Пуританнары тарафыннан Массачусетс култыгы колониясен оештырып, башкаласы иттереп — Бостон шәһәрен билгелиләр.
- 1634 — Инглиз Католицизмы тарафыннан Мэриленд колониясен төзү.
- 1636 — Массачусетс култыгы колониясенән куылган баптистлар Род-Айлендга нигез салалар.
- 1638 — шведлар шулай ук узләреннең колонияләрен хәзерге Делавэр штаты җирләренә нигез салалар. 20 елдан соң бу колония нидерландларкулына күчә.
- 1638 — Коннектикут колониясенә нигез салу.
- 1670 — Каролина британ колониясенә нигез салу, 1729 елда бу колония икегә бүленә: Көньяк Каролина һәм Төньяк Каролина.
- 1682 — Людовик XIV тарафыннан Миссисипи елгасының бассейнын Франция җирләре дип билгеләү.
- 1682 — Квакер булган Уильям Пенн Пенсильваниягә нигез сала, беренче башкаласы — Филадельфия — ул шулай ук берләшкән колонияләр һәм АКШның беренче башкаласы да булып тора.
- 1701 — Детройт фортына нигез салу — ул Бөек күлләр янындагы француз колонияләре җирләрендә урнаша.
- 1718 — Французлар Яңа Орлеанга нигез салып, хәзерге АКШның үзәк җирләренең чикләрен билгелиләр.
- 1724 — Төньяк Америкадагы Джорджия британ колониясенә нигез салу.
- 1763 — Французлар Сент-Луис портына нигез салалар, ул урта Миссисипи агымының төп саклау пунктына әйләнә.
- 1803 — АКШ Франциядән Луизиананы сатып ала.
Административ бүленү [үзгәртү]
Беренче дәрәҗәдә Америка Кушма Штатлары штатларга бүленәләр.
Штатлар үз чиратында округларга бүленәләр. АКШда 3141 округ бар. АКШ штатлары:
Икътисад [үзгәртү]
Халык [үзгәртү]
АКШ җирләренә беренче кешеләр 10 мең ел элек килеп урнашалар. Алар Себердән Аляскага күчүче һиндиләр булалар. XVII гасырга кадәр алар доминант халык булып торалар. Хәзерге америкалылар бу территорияләргә бик соң килеп урнашалар, алар XVII—XX гасырларда Аурупа халкының килеп урнашуы нәтиҗәсендә ген барлыкка киләләр. Болар күбесенчә Көнбатыш Аурупа һәм Африкадан чыккан иммигрантларга карый. Хәзерге вакытта америкалылар арасында европеоид рассасы өстенлек алып тора. Икенче урында афроамерикалылар, латиноамерикалылар.
Халык саны [үзгәртү]
- 1790 ел — 3,9 млн кеше
- 1860 ел — 31,4 млн кеше
- 1900 ел — 76,2 млн кеше
- 1971 ел — 216,8 млн кеше
- 1983 ел — 234,2 млн кеше
- 2000 ел — 275,6 млн кеше
- 2007 ел — 303,3 млн кеше
- 2008 ел — 305,1 млн кеше
- 2009 ел — 308,0 млн кеше
Мәдәният [үзгәртү]
Моны да карагыз [үзгәртү]
Сылтамалар [үзгәртү]
- АКШ Хөкүмәтенең рәсми порталы (ингл.)
- АКШ тарихы
- АКШ'ның рус порталы
- АКШ'ның алдынгы ММЧ'ның хәбәрләр тасмасы
- Америка бөек язучыларының китаплaры
|
|
||
|---|---|---|
| Федераль округ: Колумбия округы | ||
| Штатлар: | Айдахо • Айова • Алабама • Аляска • Аризона • Арканзас • Вайоминг • Вашингтон • Вермонт • Виргиния • Висконсин • Гавайлар • Делавэр • Джорджия • Көнбатыш Виргиния • Иллинойс • Индиана • Калифорния • Канзас • Кентукки • Колорадо • Коннектикут • Луизиана • Массачусетс • Миннесота • Миссисипи • Миссури • Мичиган • Монтана • Мэн • Мэриленд • Небраска • Невада • Нью-Гэмпшир • Нью-Джерси • Нью-Йорк • Нью-Мексико • Огайо • Оклахома • Орегон • Пенсильвания • Род-Айленд • Төньяк Дакота • Төньяк Каролина • Теннесси • Техас • Флорида • Көньяк Дакота • Көньяк Каролина • Юта | |
| АКШ утрау территорияләре: | Америка Самоасы • Гуам • Төньяк Мариан утраулары • Пуэрто-Рико • Америка Виргин утраулары | |
|
|
|
|---|---|
| Албания | Алмания |Бельгия | Болгария | Бөек Британия | Венгрия | Греция | Дания | Исландия | Испания | Италия | Канада | Латвия | Литва | Люксембург | Нидерландлар | Норвегия | Польша | Португалия | Румыния | Словакия | Словения | АКШ | Төркия | Франция | Хорватия | Чехия | Эстония | |
|
|
||
|---|---|---|
| Бәйсез дәүләтләр: | ||
| Буйсынган территорияләр: | Америка Виргин утраулары | Ангилья | Аруба | Бермуд утраулары | Британ Виргин утраулары | Гваделупа | Гренландия | Кайманов утраулары | Клиппертон | Мартиника | Монтсеррат | Навасса | Нидерланд Антиль утраулары | Пуэрто-Рико | Сен-Бартельми | Сен-Мартен | Сен-Пьер һәм Микелон | Тёркс һәм Кайкос | |