Америка хыялы
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Америка хыялы (инг. American Dream) — АКШның уртача яшәүче кешесенең идеал тормышын чагылдыручы сүзтезмә. Уильям Сефайрның «Яңа сәяси сүзлек»ендә (Safire’s New Political Dictionary. Random House, New York, 1993):
| Америка хыялы - «ата-нигезләүчеләр» тарафыннан формалаштырылган азатлык һәм мөмкинлекләр идеалы; милләтнең рухи көче. Әгәр америка системасы - америка сәясәтенең нигезе булса, америка хыялы - аның рухы, |
- дип әйтелә[1].
«Америка хыялы» сүзтезмәсенең чыганагы булып Бөек Депрессия заманында язылган Джеймс Адамсның «Америка эпосы» (инг. The Epic of America, 1931) тарихи тракты санала[1]:
| ...һәр кешенең тормышы яхшырак, баерак, тулырак булган, һәр кеше үзенә тиешлегә ия булу мөмкинлеге булган ил турында америка хыялы. |