Америка эрбетчесе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Америка эрбетчесе

Америка эрбетчесе (лат. Nucifraga columbiana) — карга кошлар семьялыгыннан эрбетчеләр ыругының кошы. Төньяк Американың Кыялы таулар һәм күрше таулар нарат урманнарында яши.

Гәүдә озынлыгы 27–30 см. Каурыйлары аксыл соры, канатлары каралы-аклы, томшыгы һәм аяклары кара.

Америка эрбетчесе нарат орлыклары, җиләкләр һәм бөҗәкләр белән туклана.