Андрей Боголюбский
Андрей Боголюбский — Владимир-Суздаль кенәзе, Төньяк-Көнчыгыш Русьның бөек кенәзе (1157-1174), Юрий Долгорукийның улы, Русьның үзендә дә сугышчанлыгы һәм кансызлыгы белән танылган, рус шәһәрләренә каршы да походлар оештырган кеше; 1169 елда, мәсәлән, Киевны басып алган.
1174 елда боярлар фетнәсе нәтиҗәсендә үтерелгән: фетнәгә Кучковичлар - бояр Кучканың уллары җитәкчелек иткән. Ә Кучканың үзен элек Андрейның атасы Юрий Долгорукий үтерткән булган. Боголюбскийга каршы күтәрелештә аның үз хатыны да катнашкан. Кенәзнең хатыны исә, чыгышы белән болгар кызы, Тверь елъязмасы хәбәр иткәнчә, «күп тапкырлар болгар җирен басып алганы һәм болгарларга күп явызлыклар эшләгәне» өчен иренә үч тоткан булган.
Андрей Боголюбский җикәкчелегендәге гаскәрләр берничә тапкыр Идел буе Болгары дәүләте җирләренә һөҗүм иткән.